Аксубаево
  • Рус Тат
  • Китапханәдә театр көне

    Аксубай үзәк китапханәсендә “Китапханәдә эңгер-меңгер чак” чарасы үтте. Анда ике йөздән артык кеше катнашты.

    Гадәти булмаган бу кичә ел саен бик кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Бу юлы акция Театр елына багышланган иде. Чараны өлкәннәр һәм балалар көтеп алып, бөтен гаиләләре белән килделәр. Китап мәгарәсенең барлык бүлекләре дә иртәнге сәгать  алтыдан кичке унга кадәр ачык булды, китапханәчеләр үз укучылары өчен мавыктыргыч программа әзерләделәр. Китапханәгә килгән кунаклар төрле станцияләр буенча квест-сәяхәт ясадылар, анда аларны бик кызыклы сынаулар көтә иде.

    Сәяхәт хезмәт күрсәтү бүлегендә оештырылган “Греция залы»ннан башланып китте:  анда Борынгы Грециянең “алиһәләре” белән аралаштылар, грек ашларын татып карадылар, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Җәнлекләрне яратучылар балалар китапханәсендәге «Куклачев театры» нда, мәчеләргә багышланган күргәзмә белән танышып, «Капчыктагы ата мәче» әдәби викторинасында да, «Күңелле песиләр», «Китап битеннән - сәхнәгә» квн-тамашада да катнаштылар. 

    Сәяхәтчеләр дүрт аяклы дуслар белән бик теләп аралаштылар. Гаилә китапханәсе кунаклар өчен « Курчак балаганы» станциясендә күп кенә сюрпризлар әзерләде. Кичәгә килүчеләр курчак һәм музыка спектакльләрендә катнаштылар, «КИНО-МУЛЬТ-кастинг» та катнашып, үзләренең сәхнә сәләтләрен күрсәттеләр, «Илһам чыганагы» ннан зирәклек чишмәсе суын эчтеләр, аның янында фотога төштеләр.

    Бухгалтерия кабинетына керүчеләр, «Битлекләр  дөньясы» дип аталган тамашага юлыктылар. Китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән бу дөньяның искиткеч кызыклы һәм бай булуына  инандылар. Алар зур кызыксыну белән театраль битлекләрне киеп карадылар, үзләрен классик сюжет геройлары образларында күрделәр.

    Комплектлау бүлеге оештырган Карабас - Барабас курчак театры әкият сөючеләрне аеруча җәлеп итте. Балалар һәм өлкәннәр «Театр табакеркасы» станциясендә зур тәэсирләр алдылар.  Аларны А. Н. Толстой иҗат иткән «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкияте персонажлары ачык йөз белән каршы алдылар.  Аксубай китапханәсенең уку залында (хезмәт күрсәтү бүлеге) укучыларга  Лев Толстой чоры балы ничек узуын күреп алу өчен бәхетле мөмкинлек бирелде!

    Гүзәл затлар һәм галант кавалерлар («Алтын яшь» клубы биючеләре)  тамашачыларның көчле алкышлары астында  вальс әйләнделәр. Хәер, тамашачылар үзләре дә биючеләр белән бергә «па» ны башкарып карый алдылар.    

    Бу онытылмаслык кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: