Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә эңгер-меңгер чак

Аксубай үзәк китапханәсендә матур гадәткә әверелгән “Китапханәдә эңгер-меңгер чак“ чарасы узды.

Китап укучылар  бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Ә оештыручылар  исә кичә төрле яшь төркеме вәкилләре өчен дә файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен яңадан-яңа кызыклы һәм күңелле уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар уйлап табалар.
Чарага килүчеләрне ишек төбендә китап укучылар арасыннан теләк белдергән волонтерлар каршы алды һәм һәрберсенә “Китапханәдә эңгер-меңгер чак“ эмблемасы тапшырылды. Кунакларны китапханә директоры Ирина Телешева һәм китапханә хезмәткәрләре тулы составта һәм әкияти образларда шат йөз белән каршы алдылар. Өлкәннәр китапханәсе “Җырлый торган сихри чия иле“нә әверелде – хезмәткәрләр милли япон киемнәренннән  иде. Һәм махсус бу көн өчен алар япон сүзләрен һәм сүзтезмәләрен өйрәнгәннәр, аралашу барышында аларны кулланып, япон аш-сулары белән сыйладылар һәм чәй тантанасына чакырдылар. Кичке чара программасы балалар да, олылар да күңел ачсын өчен бик кызыклы оештырылды. Һәр тукталышта китапханәчеләр классик язучылар, балалар авторларының әсәрләре буенча уен формасында четерекле сораулар бирделәр. Кунаклар рәхәтләнеп табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр һәм һәр дөрес җавап өчен фишкалар алдылар. Күбесенә алдан әзерләнеп куелган әйберләр буенча әсәрләрне тану һәм, киресенчә, төзеп куелган китап әсәрләре исемнәре буенча әйберләрне дөрес урнаштыру уеннары бик ошады.
Балаларда китапларга сакчыл караш тәрбияләү – китапханәчеләрнең шигаре. Алар әле “Китапханәдә эңгер-меңгер чак“ чарасына килүчеләрне дә иске, таушалган китапларны ташламаска өйрәттеләр. Иске китаплардан бүләк футляры ясау мастер-классы күпләрнең күңеленә хуш килде.
Гаилә китапханәсендә “Ныклы гаилә“ республика проекты старт алды. Ә бөтен кыенлыкларны узгач, фишкаларны тәм-томнарга алмаштыру яки “Теләкләр тәхете“нә утырып теләк теләү мөмкинлеге туды.
“Китапханәдә эңгер-меңгер чак“ чарасына 200дән артык кеше килде, шул исәптән тормыш иптәше белән район башлыгы Камил Гилманов та.
– Китапханәчеләр – иҗат кешеләре. Алар компьютер һәм мобиль җайланмаларның китап белән аралашуны берничек тә алмаштыра алмавын дәлилләделәр, – дип ассызыклады Камил Камал улы. – Балалар һәм олылар өчен уздырылган чара көннәрендә генә түгел, гади көннәрдә дә гаиләләре белән китапханәгә агылган күпсанлы китап сөючеләр – аларның хезмәтенә иң яхшы бәя. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев