Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә арт-киңлек: шигырьләр укыйбыз һәм музыка тыңлыйбыз

Аксубай балалар китапханәсендә беренче әдәби кичә үтте.

Аксубай үзәк китапханәсе яшьләр өчен "BoOkВы" антикафесы дигән яңа проектны башлап җибәрде. Бу яшь китап укучылар өчен иҗат һәм интеллектуаль ял территориясе буларак уку белән өй арасындагы буш вакытны биләп торуга юнәлдерелгән китапханә арт-киңлеге форматы. Оештыручылар фикеренчә, арт-киңлектә китаплар, өстәл уеннары булырга һәм чара ачык мастер-классларны, әдәби чараларны үз эченә алырга тиеш.

Китапханәнең уку залы вакытлыча уңайлы торак бүлмәгә әверелде. Шигърият һәм музыка яратучы район үзәге мәктәпләре укучылары, эшче яшьләр кичәне өйдәгечә җылы мохиттә үткәрделәр. Гитарада уйнаучы Борис Ильин тудырган көйләр астында китапханәдә автор әсәрләре, алтын һәм көмеш чорлар шагыйрьләренең иҗат җимешләре, заманча җырлар яңгырады. Катнашучылар арасында тәүге тапкыр каләм тибрәтүчеләр дә бар иде, алар очрашуга килүчеләрне үзләренең эшләре белән таныштырдылар.

Кичә кунаклары шагыйрь Инокентий Анненский шигыренә үз тәкъдимнәрен кертеп, «Шигъри авантюра»да зур кызыксыну белән катнаштылар.

Катнашучылар гитарага кушылып яраткан җырларны башкардылар, аралаштылар, күңел түрендә йөрткән серләре белән уртаклаштылар. Китапханәдә кичке очрашу шигъри һәм музыкаль мирасны барлау, кызыклы һәм талантлы кешеләрне бер түгәрәккә җыю мөмкинлеге бирде.

 

Фото: китапханә архивыннан.Фото: китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев