Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханәче – кызыклы һөнәр

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай үзәк китапханәсендә китапханәче һөнәре белән таныштылар.

Дөньяда һөнәрләр бихисап. Шуларның җәмгыятьтә иң мөһиме һәм кирәклесе – китапханәче һөнәре. Бу мәдәният учреждениесендә булып, «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр китапханәче эше турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга үз һөнәрләре, аның тарихы, китапханәчеләрне бу тармакта эшләргә нәрсә этәрүе, китапханә эшчәнлеге нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Әңгәмә вакытында балалар китаплар, китап сөючеләр белән турыдан-туры эшләүгә кагылышлы сорауларны бирделәр. Ә чара азагында «Свет добра из-под обложки» медиа-битне зур игътибар белән карадылар. Бәлки, еллар узгач, китапханәче дипломы алып, аларның кайберләре китапханә бусагасын атлап керер.

 

Фото: балалар китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев