Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Китап укучы әни – китап укучы ил» республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды

Муниципаль этап 2021 елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр узды.

Бәйгедә районның 10 белем бирү учреждениесе катнашты. Эшләр 4 номинациядә кабул ителде. Жюри нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.

Фотосурәтләр арасында «Китап укучы әни» номинациясендә беренче урынны Сөнчәле мәктәбе вәкиле Надежда Ильина яулады.

Видеороликлар бәйгесендә «Китап укучы әни» номинациясендә Рушания Моратшина (3 нче Аксубай мәктәбе) җиңүче булды. Видеоэшләр арасында «Әни белән бергә укыйбыз» номинациясендә Кәкре Күл мәктәбе вәкиле Татьяна Чубурова эше иң яхшы дип табылды.

Үз баласы өчен «Әни язган иң яхшы әсәр» номинациясендә Зилә Билалова (3 нче Аксубай мәктәбе) җиңү яулады.

Һәр номинация буенча җиңүчеләрнең эшләре бәйгенең республика этабына җибәрелде. Нәтиҗәләр 2021 елның ноябрендә игълан ителәчәк.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев