Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китап сөючеләр өчен яңа китаплар

Аксубай балалар китапханәсе фонды яңа китаплар белән тулыланды.

Цифрлы технологияләр чорында китап укучылар сафы электрон китапларны яклаучылар һәм каршы булучыларга бүленде. Шулай да басма китапларга өстенлек бирүчеләр саны кимеми.

Китап укуга битараф булмаучы, матур тышлыклардан һәм китап битләрен кыштырдатудан эстетик канәгатьлнек алучылар өчен район китапханәсе күңелле яңалык әзерләде.

Яшь китап укучыларга аерым күңелле булачак. Чөнки балалар үзәк китапханәсе киштәләре яңа басмалар белән тулыланды. Биредә китаплар фән, технология, тарих турында. Робототехника турындагы мавыктыргыч китапларны уку роботлар белән кызыксынучылар өчен вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.

Китаплар йорты хезмәткәрләре барлык китап сөючеләрне дә үзләренә кунакка көтәләр! Китапханәгә барганда битлек һәм социаль дистанция турында онытмагыз.

 

Фото: Аксубай балалар китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев