Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киләсе елга картлык буенча бирелә торган пенсия күләме билгеле

2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум булачак, диде Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова.

Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача пенсия күләме 18 мең 521 сумга кадәр үсәчәк дип белдерде.

«Пенсия фонды бюджеты проекты буенча 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум күләмендә каралган», — дип белдерде ул махсус комиссия утырышында. Бу хакта РИА Новости яза.

Элегрәк Россиянең эш һәм социаль яклау министры Антон Котяков РИА Новости белән әңгәмәсендә 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка арта, ә иминият пенсияләренең индексациясе 2022 елда 5,9 процент күләмендә булачак дип белдергән иде.

Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме эшләмәүче пенсионерлар өчен 2022 елда — 18 521 сум, 2023 елда — 19 477 сум, 2024 елда 20 469 сум булачак, диелә бу хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев