Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киләсе ел уңышы яхшы булырга тиеш

«Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре урып-җыю эшләре һәм кырларда азык әзерләү белән беррәттән, көзге культуралар чәчүне дә алып баралар.

Бу хуҗалыкта киләсе ел уңышы өчен 9 мең гектарга якын мәйдан билгеләнгән.

Шул исәптән 5000 гектардан артык көзге бодай, 4000 гектардан артык – көзге арыш чәчәргә планлаштырыла. Бүгенге көндә 3300 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән.

Бу кө н н ә рдә т ех н и к арсеналның күп өлеше «Нива»бүлекчәсендә тупланган. Эшләр тәүлек әйләнәсенә бара. Оптималь срокларда бөртеклеләрне чәчүне башкарып чыгу өчен хуҗалыкта бар да – эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү дә, техник хезмәт күрсәтү дә каралган. 3 механикалаштырылган комплекс басуларда чәчү эшләрен алып бара. Алар тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белүче механизаторлардан тора. Чәчү агрегатында Рәфис Гыйззәтуллин эшли. Улхуҗалыкның иң яхшы игенчеләренең берсе. Язгы чәчү нәтиҗәләре буенча район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Төнге сменада аның алмашчысышулай ук язгы чәчү призеры Рамил Гатауллин эшли. Механизаторлар көзен дә смена нормаларын үтиләр. Икенче чәчү комплексында Рәис Мифтахов һәм Илнар Җамалетдинов алмашлап эшлиләр, безнең газета аларның хезмәт казанышлары турында берничә тапкыр язган иде инде. Хәлил Хәйруллин һәм Котдус Шәрифуллин уҗым культураларын чәчүне туктаусыз алып баралар. Төрле участокларда туфракны чәчү алдыннан эшкәртүне механизаторлар Василий Журавлев, Айнур Гатауллин, Фәнис Сафиуллин башкара. Әтиле уллы Алексей һәм Юрий Уфандеевлар катоклыйлар. Дмитрий Зайцев орлык төйии, ә орлыкны чәчү агрегатларына Алексей Прохоров, Сергей Блинов, Николай Гусаров илтә. Чәчү кырындагы хәлне бүлекчә агрономы Мәрьям Ярмухаметова һәм авыл хуҗалыгы п р е д п р и я т и е с е н е ң баш агрономы Илсур С ә х а п о в к о н т р о л ь д ә тота. Чәчү барышы белән Россельхозүзәк бүлеге начальнигы Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар. -Киләсе ел уңышы яхшы булырга тиеш: барлык агрочаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрелә, үстерү технологиясе үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев