Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киләчәккә өмет белән карарга

    Фермерлык эшенә теләсә кем керешә алмый.

    Бигрәк тә – яшь, тормыш тәҗрибәсе булмаган кеше. Шулай да үзенең тормышын кече эшкуарлык белән бәйләргә әзер булучылар яшьләр арасында да табыла. Алар үз адымнарын сайлап алган өлкәдә ясарга телиләр.

    Шуларның берсе – Иске Кармәт авылыннан Григорий Маланчев.

    Аңа 28 яшь. Григорий башта Аксубай һөнәри лицеен (ул чакта), аннан соң Казанда институт тәмамлый, хәтта Татарстан башкаласында берничә ел эшләргә дә өлгергән. Ләкин катгый рәвештә авылга кайтырга карар кыла.

    Эшчәнлек тармагы итеп бала чагыннан күңеленә якын булган һәм бүгенге көндә киң таралган сөт җитештерүне сайлый. Әти-әнисе дә аның идеясен хуплыйлар һәм ул 2016 елда КФХ рәсмиләштереп, эшен башлап җибәрә.

    Малларны ничек тәрбияләргә, нинди азык кирәклеген ул кечкенәдән әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып өйрәнеп үсә. Авыл хуҗалыгы культураларын игәргә, техника белән идарә итәргә лицейда өйрәнә. Институтта алган инженерлык белеме дә эштә хәйран гына ярап куя.

    Ә бит шундый җитди эшкә тотынганда нинди генә сораулар килеп тумый. 2017 елның сентябрендә үз эшләрен яңа башлаган фермерларга дәүләт ярдәме буенча 3 миллион сумлык грант ота. Шул акчага хуҗалык өчен техника, җиһазлар сатып ала.

    Тирес чыгару өчен транспортер, тагылмалы азык җыеп алу комбайны, роторлы чапкыч, бер сүз  белән әйткәндә, кырда һәм фермада көндәлек эшләрдә кирәк булган бөтен нәрсәне. Аңа эшне нульдән башларга туры килми, КФХга нигез салу моментында билгеле дәрәҗәдә терлекчелек һәм техника базасы була.

    Маланчевларның фермер хуҗалыгында 50 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 20 се савым сыерлары. Һәр көнне  һәр сөтлебикәдән уртача 20 литрдан күбрәк сөт савып алалар.

    – Кызганычка каршы, быелгысы елда сөткә билгеләнгән бәя белән теләгән нәтиҗәләргә ирешүе авыр, – дип сөйли яшь фермер. – Шулай да, минем уйлавымча, күп сөт бирә торган сыерлар санын күбәйтү сөт җитештерүне дә арттырачак. – Үзкыйммәтне киметү өчен шәхси җитештерелгән азыкларны кулланырга кирәк.

    Сөтлебикәләр баш исәбен биш ел эчендә 50 гә җиткерергә планлаштырам. Бу шарт минем бизнес-планымда да язылган. Ахыр чиктә, теләсә кайсы эшмәкәр кебек, яхшы табыш алырга өметләнәм.

    Фермер хуҗалыгын җәелдерү өчен барлык шартлар да бар. Иң мөһиме – авылда яшәү һәм эшләү, нәтиҗәләргә ирешү теләге зур аның. Бүгенге көндә Маланчев фермер хуҗалыгы 250 гектар җирдән файдалана. Шул исәптән пай һәм арендага алынган мәйданнар.

    Бу участокларга язын күпьеллык үләннәр, бөртекле культуралар: бодай, арпа, солы чәчкәннәр. Боларның барысы да малларга ашату өчен. Культураларны игү өчен хуҗалыкта кирәкле техника, тагылмалы агрегатлар бар. Алда башкарасы эшләр дә күп әле.

    – Авылда эшләргә дә, яшәргә дә була, – дип үз фикерләре белән бүлешә Григорий. – Әлбәттә инде, җиңел түгел. Әмма максатка омтылырга, киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Шул вакытта барысы да уңышлы килеп чыгачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: