Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киләчәккә өмет белән

Яңа оешкан “Восходящая заря“ ҖЧҖ нең “Аксубай“ филиалы хезмәт вакытын агымдагы елның февраль аеннан саный башлады.

Шул көннән санаулы айлар узды һәм бүген без аның җитәкчесе Әсхат Габдуллин белән яңа сулыш өрелгән авыл хуҗалыгы предприятиесенең беренче эш адымнары турында сөйләшәбез.

– Чәчү кампаниясен бөтен көчне куеп эшләп, оптималь срокта тәмамладык, – дип белдерде Әсхат Касыйм улы. – Әлбәттә инде, кырга чыгар алдыннан орлыклар белән дә, техниканы әзерләү белән дә, оештыру моментлары белән дә күп кенә проблемаларны чишәргә туры килде.

“Восходящая заря“ ҖЧҖның Аксубай бүлеге исәбендә булган 11 мең гектар гомуми мәйданның 3,5 мең гектарын бөртекле культуралар, 3800 гектарын – азык культуралары алып тора, шул исәптән 2 мең гектардан артыгын – силоска кукуруз, 1600 гектардан артыгына берьеллык үләннәр чәчелгән.

– Һәр адымыбыз ышанычлы, – дип ассызыклады агрофирма җитәкчесе. – Хәзерге вакытта нинди эшләр башкарырга кирәк, барысын да үтибез, киләчәккә ышаныч белән  карыйбыз.

Чәчү комплексларында үз эшләрен яхшы белгән механизаторлар хезмәт куйды, аларның күбесе предприятиедә үзгәртеп корулар уздырганчыга кадәр  әлеге базада дистәләрчә еллар эшләгән кешеләр. Алар кыр эшләрендә катнашучыларның шактый өлешен алып тордылар. Һәм бүген дә мөһим агрочараларны башкарып, кырда хезмәт куюларын дәвам итәләр. Алар арасында Николай Копонев, Юрий Матросов (“Баланда“ бүлеге механизаторлары), Александр Елисеев (“Карасу“) та бар. Бүлек җитәкчеләренең, белгечләренең  урыннарда хезмәтне оста оештыра белүләре чәчү комплексларының эшен ритмлы итте. Әсхат Габдуллин бүлек җитәкчеләре арасыннан “Октябрь“ бүлеге җитәкчесе Хәлим Шәйдуллинны, “Смена“ бүлегенең техника паркы   мөдире Дауыт Сөләймановны һәм башкаларның исемнәрен атады. Район Сабан туе алдыннан шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы терлекчеләрен дә билгеләп үтте – болар “Смена“ бүлеге бозау караучысы Наталия Власова, “Октябрь“ бүлеге сыер савучысы Татьяна Сулбаева һәм башка хезмәтчәннәр. Авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары механизатор Евгений Александров һәм бозау караучы Анастасия Башатова адресына да җылы сүзләр яңгырады. Җәй көне борчу-мәшәкатьләр җитәрлек. Чәчүдән соң чиратка баскан эш – азык җитештерү. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә  азык хәзерләүгә мөһим бурыч итеп карыйлар.

Предприятие  сөт юнәлешендә булганга, аның финанс торышы терлекчелек тармагының ничек эшләвенә бәйле. Республика бәяләү комиссиясе азык җитештерүгә җәлеп ителәчәк  техника арсеналының югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Хуҗалыкта күпьеллык культуралар 2,5 мең гектардан артык мәйдан били. Азык хәзерләүчеләр  үз эшләренә керештеләр инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев