Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киләчәк уңышка нигез салына

Район кырларында бөртекле культураларны урып-җыю белән параллель рәвештә киләсе ел уңышына нигез салына – көзге игеннәрне чәчү бара.

Районда көзге культуралар өчен 12500 гектар җир бүлеп бирелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьгә 10400 гектардан артык мәйдан (планның 80 проценттан артыгы) чәчелгән. Шул исәптән: 10 меңнән артык көзге бодай, 400 гектардан артык көзге арыш.

«Волга – Селект» ширкәтендә көзге чәчү төгәлләнеп килә, бүгенге көндә 2800 гектардан артык мәйдан чәчелгән. «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә – 5700 гектардан артык (90 процент), «Аксубай» АФда 1300 гектардан артык (план күрсәткеченнән 76 процент) уҗымнар чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев