Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киләчәк көтүлек турында кайгырталар

    «Аксубай» агрофирмасы бүлекчәләрендә көтүлекләрне үрчетү өчен иң заманча эш алымнары кертелгән, көтүлекләр белән идарә итүнең инновацион программасы киң кулланыла

    Сөт терлекчелеген уңышлы үстерүнең төп факторларының берсе – сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру тармагын кертү.

    «Аксубай» агрофирмасы бүлекчәләрендә көтүне яңарту буенча зур эш башкарыла. Узган елдан биредә көтүлекләр белән идарә итүнең инновацион программасы кертелде, ул исәпкә алуны, хәрәкәтне, терлекләрне үрчетү, ветеринар эшкәртү мәсьәләләрен электрон форматта алып барырга мөмкинлек бирә. Агрофирмада шулай ук терлекләрне буазлыкка тикшерү һәм сыерларның гинекология авыруларын ачыклау өчен УЗИ аппараты сатып алганнар. Сыерларны һәм таналарны синхронизацияләү ысулы белән орлыкландыруның заманча алымнары кертелгән.

    Хуҗалыкта бу мөһим һәм кирәкле эшне көтүлекләрне үрчетү буенча технолог Нина Мироненко башкара. Аңа Надежда Щекина, Мария Кулькова һәм Татьяна Маслова ярдәм итә. Белгечләр үз вазифаларына зур җаваплылык белән карыйлар, аларның эше сыйфатлы үрчем алуга һәм савым күрсәткечләрен арттыруга юнәлдерелгән.

    – Ясалма орлыкландыруны белеп гамәлгә керткәндә көтүлекләрнең потенциалы арта, терлекләр генетик дәрәҗәдә сөткә эшли башлыйлар, – ди селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Бу алым табигый юл белән каплату вакытында төрле төр йогышлы авыруларга каршы ышанычлы саклану чарасы булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: