Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киләчәк җитте инде

Районда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында өч мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» үзәкләре барлыкка киләчәк.

«Заманча мәктәп» федераль проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла, аның кысаларында цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре булдырыла. Белем бирү учреждениеләре турында күзаллаулар елданел үзгәрә. Инновацион технологияләр илебезнең күп кенә төбәкләрендә авыл мәктәпләренә дә барып җитә. Элек хыялда гына булган нәрсәләр хәзер гадәти эш. Мәктәпләрдә укучыларга алдынгы технологияләрне үзләштерү һәм үз талантларын үстерү мөмкинлеге биргән сыйныфлар барлыкка килә.

«Үсеш нокталары» белем бирү үзәкләре ике ел элек безнең районның дүрт авыл мәктәбе базасында эшли башлады. Шулай итеп, Савгач, Иске Тимошкино, Иске Ибрай һәм Иске Мокшино мәктәпләрендә балаларны цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча әзерләү кабинетлары тулысынча җиһазландырылган.

Барлык укытучылар составы квалификация күтәрү курсларын дистанцион узды, ә фән укытучылары Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә белемнәрен арттырдылар. «Үсеш ноктасы» проектында белем бирү программасы вак-төягенә кадәр уйланылган. Кабинетлар дизайны бердәм концепциядә булдырылган.

– Яңа программа ярдәмендә безнең балалар заманча технологияләр белән танышалар, үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карыйлар, – дип билгеләп үтте Савгач мәктәбе директоры Александр Музилеев. – Бу – укучыларның цифрлы һәм инновацион технологияләр кабинетында эшли алуы ул зур уңыш. Әйтик, Савгач мәктәбендә кирәкле җиһазлар сатып алуга 1 млн. сумнан артык акча тотылган. Әмма проектны тормышка ашыру өчен бу гына җитмәгән.

Мәктәп директоры ассызыклаганча, «кичә салынган акчалар бүген барлык җиһазларны сатып алу өчен җитми, бәяләр үсә». Укучылар дәресләргә теләп йөриләр, яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшлиләр, квадрокоптерлар белән идарә итәләр, виртуаль чынбарлык проблемаларын үзләштерәләр. Шулай ук аларның шахмат, шашка уйнарга, үз медиапродуктларын булдырырга өйрәнү мөмкинлеге дә бар.

Мондый эшчәнлек нәтиҗәләре үзен көтәргә мәҗбүр итми. Балалар уңышларга ирешәләр, төрле олимпиадаларда һәм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Кемнәрнеңдер исемнәре республикада да, тулаем илдә дә билгеле булды. Мәсәлән, Савгач мәктәбе укучысы Андрей Романов WorldSkills Russia Татарстан җыелма командасына эләкте һәм «Яшь профессионаллар» чемпионатлары системасы кысаларында «Junior Skills» Бөтенроссия ярышларында икенче урынны алды. Ул үз осталыгын «үсеш ноктасы» проекты буенча җиһазланган технология кабинетында арттырды.

Быел белем бирү үзәкләре тагын өч учреждениедә барлыкка киләчәк. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 3 нче Аксубай мәктәбендә, Сөнчәле һәм Иске Үзи белем бирү учреждениеләрендә функциональ зоналарны капиталь ремонтлау төгәлләнгән. Бу мәктәпләрдә физика, химия һәм биология кабинетлары яңартылачак. Хәзерге вакытта монтаж эшләре башкарылган һәм бизәкләү эшләре тәмамланган. Җиһазлар кайтару көтелә.

– Бу укучыларга сыйфатлы белем алу өчен тигез шартлар тудырырга, мәктәпнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирүче уникаль белем бирү мохите моделе, – дип ассызыклады 3 нче мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев