Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кибеттә сатмаган өчен җавап тоттылар

Кибет территориясеннән тыш сату белән шөгыльләнергә ярамаганын һәр эшкуар белә.

Мондый закон бозу буенча гадәттән тыш хәл килеп чыкса, өч мең сум күләмендә штраф та түлисе. Шуңа да карамастан, Аксубай үзәгендәге базарга керү юлында төрле товарлар белән сату итүчеләрне очратырга була. Районның административ комиссиясенең чираттагы утырышында сәүдә нокталары территориясеннән тыш урыннарда сату мәсьәләләре күтәрелде.

Комиссия әгъзалары чираттагы тикшерү вакытында, рөхсәт ителгән мәйданнан чыккан эшмәкәрләргә беркетмәләр тутырган. Комиссия утырышына алар да чакырылган иде. Кылган гамәлләре өчен нибары бер ханым гына җавап тотты. 

– Безнең кибеткә сатып алучылар керми, шуңа сәүдә дә бармый, – дип зарланды ул, сәбәпләрен аңлатуны сорагач.

Әмма бу сәбәп кенә сәүдә кагыйдәләрен бозарга рөхсәт итми. Административ комиссия карары нигезендә, беркетмә тутырылган барлык эшкуарлар өч мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев