Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Хыял"да кайгырту һәм игътибар күрсәтелә

“Хыял” социаль приюты 16 ел эшләү дәверендә авыр язмышлы йөзләгән бала өчен ышанычлы, игелекле сыену урыны булып тора.

Приют тормышының беренче көненнән үк баланы биредә изге җанлы, мәрхәмәтле социаль йорт хезмәткәрләре чолгап ала. Коллективның һөнәри эшчәнлеге югары дәрәҗәдә бәяләнә – “Хыял” социаль приюты республиканың иң яхшы социаль учреждениеләре рейтингында.

Хәзерге катлаулы вакытта, куркыныч вирус таралуга бәйле рәвештә, хезмәткәрләр үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен биредән атналар буена чыкмыйча, дәвам итәләр. Кыенлыкларга карамастан, алар позитив һәм ачык йөзле булып калалар.

Коллективның иҗади потенциалы көчле. Педагоглар, психологлар, тәрбиячеләр балалар белән көндәлек аралашканда аларның тормышларын тагын да кызыклырак һәм төрлерәк итәргә тырышалар. Алар үз тәрбияләнүчеләрендә гүзәллек хисләрен үстерергә, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә омтылалар. Хезмәткәрләр “Хыял” балалар йортында тәрбияләнгән һәр баланы хәтерлиләр.

Резидә Таҗетдинова учреждение ачылган көннән алып биредә хезмәт куя. Ул кухняда тулы тәртип булуын күзәтә, ә бу дистәләрчә баланы тукландыру мәсьәләсендә бик мөһим. Ә Рамил Гафиятов куркынычсызлык линиясе буенча үз вазыйфаларын бик яхшы башкара.

Фото: “Хыял” социаль приюты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев