«Хыял»да – ике җиңү
Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Республиканың иң яхшы социаль учреждениеләре республика конкурсларында катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде. «Хыял» социаль приюты берьюлы ике номинациядә – «Яшь эколог» социаль программасы белән «Рухи-әхлакый тәрбия элементы буларак экологик культура формалаштыру» номинациясендә 2 урын һәм «Кече Ватан патриотлары» социаль программасы белән «Балигъ булмаган шәхеснең рухи культурасын тәрбияләү»номинациясендә 3 урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Учреждение коллективын җиңүләре белән котлыйбыз!
Эшләрегез уң булсын, уртак тырышлыгыгыз оешманың мактауга лаек абруена һәрвакыт ярдәм итсен!
Фото приют архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев