Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хыял төсендәге җилкән астында

Җомга көнне районның үзәк мәйданында чыгарылыш кичәсе узды.

Фонтан янындагы үзенчәлекле сәхнәне бизәгән, төрле төсләргә буялган җилкәнне җил җилфердәтеп җибәрер һәм фрегат “мәктәп“ пристаненнән үзе белән 169 чыгарылыш укучысын да алып мәңгегә саубуллашыр һәм “олы тормыш“ исемендәге тормыш диңгезенә йөзеп китәр сыман тоелды. Бәйрәмне “Хыял төсендәге җилкән“ дип атадылар. Бу – тамашачылар рәвешендә төрле еллардагы чыгарылыш укучыларын җыйган һәм аларны очратуга кабаттан үзеңне 18 яшьлек, ә вакыт сине мәктәп елларына алып кайткан сыман хис иткән иң дулкынландыргыч бәйрәмдер, мөгаен.

Мәйданга аксубайлыларның алкышлаулары астына бәйрәм гаеплеләрен чакырдылар – алар кызыл келәм җәелгән юлдан директорлар, сыйныф җитәкчеләре озатуында чыктылар. Һәм әлеге юл аларны мәңгегә хәсрәтсез мәктәп елларыннан аерды. Аларның юлларында очраячак вакыйгалар – иртәгә булачак, ә бүген аларның яшьлек һәм матурлык, дуслык һәм тугрылык бәйрәме!

– Мәктәптә сез белемнәр тупладыгыз, лаеклы тәрбия алдыгыз, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдыгыз. Сез яшь әле, сезнең идеяләрегез күп, һәм аларны тормышка ашыру өчен энергиягез ташып тора. Тормыш авырлыкларын лаеклы үтеп, уңышларга ирешерсез һәм мәктәп биргән “изге, акыллы һәм мәңгелек“кә лаеклы кулланыш табарсыз дип ышанам. Һәрберегезгә юмартлык белән бүлешкән белемнәр һәм осталыклар багажы өчен укытучыларга рәхмәтемне белдерәм. Ата-аналарга көнкүреш мәшәкатьләре, мәхәббәт һәм кайгырту, ярдәм һәм укытучыларны хуплаулары өчен рәхмәтләремне җиткерәм, – дип сәламләде бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев та котлады:

– Соңгы ай укучылар өчен генә түгел, ата-аналар һәм укытучылар өчен дә бик киеренке вакыт иде. Әлегә билгеле булган фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре яхшы, барысы да чикне узган, югары баллар җыючылар да бар. Гомумән, мисалга, профильле математика буенча нәтиҗәләр республика буенча урта баллдан ике баллга күбрәк. Сезгә тырышлыгыгыз, укытучыларга һәм ата-аналарга – ярдәмнәре өчен рәхмәт.

Күккә шарлар очыру чыгарылыш кичәсенә башлангыч бирде – болар гади шарлар гына түгел иде, алар белән бергә кичәге укучыларның төп хыялы да күккә күтәрелде – тормышта үз юлларын табу. Тормышта кем булуларын алар үзләре сайлар, әмма мәктәптән олы тормышка аяк басканда белемнәр багажы күләме, һәм, әлбәттә инде, дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре зур әһәмияткә ия.

Районның 27 чыгарылыш укучысы быел “Укуда аерым уңышлары өчен“ Россия медаленә ия булдылар. Район башлыгы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе медальләрне аларның арасында Айсылу Сибгатуллина, Ильвира Сәлахова, Алмаз Искәндәров, Максим Сапеев (В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбе), Алинә Фәизова, Зәринә Вәлиева, Юлия Белова, Илсинә Шәязданова (Аксубайның 3 нче мәктәбе), Павел Васиков, Анастасия Власова (Савгач урта мәктәбе), Валентина Роднова, Светлана Козлова (Иске Тимошкино урта мәктәбе), Анна Яругина, Валерия Лимонова, Әдилә Кыямова (В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе), Гөлгенә Дәүләтшина, Айрат Шәрифуллин (Иске Ибрай урта мәктәбе), Марфа Емельянова (Емелькино урта мәктәбе), Динә Насыйрова, Илнар Камалов (Түбән Татар Майнасы  урта мәктәбе), Ангелина Гаврилова, Ксения Наумова, Ирина Ваструкова, Арина Павлова (Иске Үзи урта мәктәбе), Гүзәл Мостафина (М.И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе), Валерия Зубкова, Кристина Ефимова (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) булган яхшыларның иң яхшыларына тапшырдылар.

Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә, олимпиадалар призерлары һәм җиңүчеләренә – Аксубайның 3 нче мәктәбенең чыгарылыш укучысы, тарих буенча 91 балл, рус теле буенча 89 балл туплаган, инглиз теле буенча “Олимпка юл“ республика укучылар олимпиадасының соңгы этабы призеры, тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры, җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе, җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының соңгы этабы призеры булган Алинә Фәизовага; Савгач урта мәктәбе чыгарылыш укучысы, чуаш теле буенча республика укучылар олимпиадасының соңгы этабы призеры, рус әдәбияте буенча республика укучылар олимпиадасының соңгы этабы җиңүчесе булган, рус теле буенча 82 балл туплаган Павел Васиковка һәм Иске Үзи мәктәбе чыгарылыш укучысы, химия буенча 98 балл, профильле математика буенча 82 балл туплаган, физика буенча “Олимпка юл“ республика укучылар олимпиадасының соңгы этабы призеры, химия буенча “Олимпка юл“ республика укучылар олимпиадасының соңгы этабы җиңүчесе, химия буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры булган Данил Буслаевны район башлыгы гранты белән бүләкләделәр.

Чыгыш ясаучылар ассызыклап үткәнчә һәм укытучылар ышанганча, балаларның уңышы – алар белән бергә 11 ел укыган ата-аналар хезмәте нәтиҗәсе. ТР Аксубай районы башлыгы Рәхмәт хатлары белән укучыларның  ата-аналарын да бүләкләделәр – Фәридә Вәлимхаммәт кызы һәм Гомәр Мингат улы Фәизовларны, Елена Лазеревна һәм Александр Васильевич Крмаковларны, Ирина Севастьяновна һәм Александр Владимирович Васиковларны.

Үзенең чыгышында медаль ияләре һәм югары балл туплаучы ике кызын тәрбияләүче Фәридә Фәизова чыгарылыш укучыларына киләчәктә уңышлар теләде.

Югары балл җыючыларны да аерым билгеләп үттеләр. Нәтиҗәләр гаҗәеп! Кайбер укучылар берничә фән буенча югары баллар туплаганнар: Диана Аюпова (3 нче мәктәп) – рус теле буенча 91 балл, Зәринә Вәлиева (3 нче мәктәп)  рус теле буенча 98 балл, информатика буенча 84 балл, профильле математика буенча 80 балл, Ксения Гулякова (3 нче мәктәп) – рус теле буенча 91 балл, география буенча 83 балл, Зилә Исмәгыйлева (3 нче мәктәп) – рус теле буенча 91 балл, Илсинә Шәязданова (3 нче мәктәп) – химия буенча 92 балл, рус теле буенча 87 балл, Валерия Лимонова (В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе) – рус теле буенча 91 балл, Анна Яругина  (В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе) – рус теле буенча 91 балл, тарих буенча 86 балл, Светлана Ильмурзина (Иске Тимошкино мәктәбе) – рус теле буенча 91 балл, Марфа Емельянова (Емелькино мәктәбе) – рус теле буенча 94 балл, җәмгыять белеме буенча 92 балл, тарих буенча 91 балл, Гөлгенә Дәүләтшина (Иске Ибрай мәктәбе) – рус теле буенча 91 балл. Мәгариф бүлегеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән кичәге укучылар һәм аларның ата-аналары да келәмнән үттеләр. 11 ел дәвамында чыгарылыш укучылары үзләрен укуда гына түгел, районның мәдәни тормышында, спортта да күрсәттеләр – талантлы йолдызчыклар һәм спортчылар безнең районны халыкара, Россия, республика сәхнәләрендә һәм спорт мәйданарында тәкъдим иттеләр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, Балалар-яшьләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов укучыларга грамоталар, медальләр, бүләкләр тапшырдылар. Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Фәнис Низамов һәм рухани Иоанн иң җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

Тантаналы өлеш чыгарылыш укучылары үзләре, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды, “Якты көн“ Казан төркеме дә чыгарылыш укучыларын бәйрәмнәре белән котлады.

Вальс кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды, Матур күлмәкләр кигән кызлар һәм костюмнардан егетләр соңгы мәктәп вальсында әйләнделәр – бу биюне алар мәңгегә хәтердә калдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев