Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Хыял» тәрбияләнүчеләр урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр

«Искорка» янгын куркынычсызлыгын профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм үсмерләр өчен “Хыял” социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән урманга сәяхәт оештырылды.

«Хыял» тәрбиячеләре балалар өчен урманга сәяхәт оештырдылар. Сәяхәт барышында балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр белән торф ятмаларының янгын куркынычы тудыруы, урман массивларын саклау турында сөйләштеләр.

Балалар урман буйларында йөргәндә коелган яфраклардан букетлар җыйдылар, көзге урманның матурлыгына сокландылар. Алар үзләренең күзәтүләре, күргәннәре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Урманга сәяхәттән балалар уңай кичерешләр алдылар.

 

Фото: “Хыял” социаль приюты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев