Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Хыял» да – ике җиңү

Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Республиканың иң яхшы социаль учреждениеләре республика конкурсларында катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде.  

«Хыял» социаль приюты берьюлы ике номинациядә – «Яшь эколог» социаль программасы белән «Рухи-әхлакый тәрбия элементы буларак экологик культура формалаштыру» номинациясендә 2 урын һәм «Кече Ватан патриотлары» социаль программасы белән «Балигъ булмаган шәхеснең рухи культурасын тәрбияләү»номинациясендә 3 урын өчен Диплом белән бүләкләнде.

Учреждение коллективын җиңүләре белән котлыйбыз! Эшләрегез уң булсын, уртак тырышлыгыгыз оешманың мактауга лаек абруена һәрвакыт ярдәм итсен!

Фото приют архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев