Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хуш киләсең, Рамазан!

    Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир рахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлиһии Мүхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхәбиһии әҗмәгиин.

    Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.   Хөрмәтле, дин кардәшләрем, әле кайчан гына Шәгъбан ае керде дип шатланган идек, инде бу айда үтеп бара, аннан соң Рамазан - Шәриф ае килеп җитәчәк.

     Рамазан аебызның беренче көне 6 нчы майда. 5 нче май көнне районыбызның һәрбер авылында беренче тәравих намазлары укылачак. Һәм һәр мөслим - мөслимә, мөэмин - мөэминә кардәшләребез тәравихлар укып, өйләребезгә таралышкач, сәхәргә торып, уразага ният кылачакбыз.

    Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала: Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.  

    Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу – мөстәхәб.

    Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:  Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү. Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка. 

    Ураза - олуг гыйбадәт. Раббыбыз Коръәни -Кәримдә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә: Йәә әййүһәл-ләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмүс-сыямү кәмәә күтибә гәләл-ләзиинә миң кабликүм ләгәлләкүм тәттәкун. Мәгънәсе: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз” - ди.

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллааһү галәйһи вә сәлләм: Хәдис-шәрифтә Ликүлли шәй’ин зәкәәтүн үә зәкәәтүл-җәсәдис-сыям. Мәгънәсе: һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе була. Тәннең зәкяте – ураза.  Без Рамазан ае килүен түземсезлек белән көтеп торабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам шушы хакта үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр ” - дигән.

    Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый). Рамазан — барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын. 

    Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез.

    Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, — дигән ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухый яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез.

    Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде”, — дигән (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 133 нче аять). Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер ”.  

    Менә шуңа да без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиешбез, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышу лазем. Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: “Ураза — Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен ”, — дигән (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгында). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге — Аллаһ белән мөэминнен арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. 

    Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.   Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте — ураза. Сәламәт килеш изге айны каршы алырга насыйп булса, Аллаһ Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

    Материалны Иске Ибрай авылының  

    1 нче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы

    Равил хәзрәт Камалетдинов әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: