Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хуҗасыз этләрне аулаячаклар

Кышын урамнарда хуҗасыз этләрнең йөрүе район үзәге өчен бәлага әверелә.

Хуҗалары, бакчаның тапталуыннан куркып, җәй көне аларны бәйдә тотуны хуп күрсә, кышын исә иреккә чыгарып җибәрәләр. «Безнең эт беркемгә дә тими», – эт хуҗаларыннан мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тик, кешегә тимәгән эт, үз ишләре төркеменә килеп эләгү белән, аларның законын үтәргә мәҗбүр була: берсе өрсә, барысы да күәтләп ала, берсе бәйләнә башласа, калганнары да килеп ябыша.

– Шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетына гражданнар хуҗасыз этләргә бәйле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр, әмма аларның күпчелеге йорт этләре, – дип сөйли шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Бездә Димитровградтан шәхси эшмәкәр белән шәһәр тибындагы бистә территориясендә күзәтүсез хайваннарны аулау, тоту һәм аларның санын җайга салу буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзелде. Аның питомнигыннан белгечләрнең һәм махсус машинаның безнең районга килү графигы бар. Табигый ки, көн саен аулау оештырып булмый, әмма шалтырату булганда алар экстрен килә ала. Хәтта муенчаклы эт агрессивлык күрсәткәндә дә, аны ауларга мәҗбүр булачаклар.

Эт хуҗаларына да аңлап якын килергә кирәк, үз хайваны өчен аны асраган кеше җаваплы. Алай гына да түгел. Хайванны капкадан чыгарып җибәреп, “Зыян салма!” дигән төшенчәне истән чыгармаска, ә бит алар урамда агрессивка әйләнергә мөмкин. Аларның юлында, үзләрен һәрвакытта да яклый алмаган балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә очрарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев