Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хуҗалыкның нигезе – хезмәтчәннәр

Авыл хуҗалыгы производствосында күп нәрсә эшчеләрнең хезмәтен оештыра белүгә, һәркайсының уртак эшкә керткән өлешенә бәйле.

“Аксубай“ АФ коллективы яхшы нәтиҗәләргә омтылып, намуслы хезмәт куеп эшли. Терлекчелек һәм үсемлекчелектә ирешелгән күрсәткечләр хакында  агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев белән әңгәмә корабыз.

– Бездә  тырыш, намуслы кешеләр эшли, – дип фикепрләре белән бүлеште Әхнәф Галимулла улы. –  Җаваплы моментларда аларга тулысынча таянырга була.

Игенчеләрнең һөнәри осталыкларына, механикалаштырылган звеноларның бердәмлегенә һәм барлык агрочараларны да үтәүгә карамастан быелгы чәчү җиңелләрдән булмады, чөнки һава торышы көйсезләнде. 

Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен әзерләнгән 600 мең гектардан артык мәйданның дүрт мең гектардан күбрәген бөртекле сабан культуралары били. Шул исәптән: 1200 гектардан артыгы – сабан бодаена, 1300 гектары – арпага,  солы һәм шулай ук бөртеккә кукурузга бүлеп бирелгән.

Җитәкче язгы чәчүгә йомгак ясап, алдынгы хезмәтчәннәрне билгеләп үтте. Гомуми исемлектә ул тракторчылар Валентин Гуляковны, Вячеслав Ильдимировны, Гомәр Гелметдиновны аерым билгеләп үтте. Басу белән ферма арасындагы элемтә тыгыз бәйләнгән. Механикалаштырылган комплекс алдында малларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү бурычы тора. Көн бурычы – азык хәзерләү.

Терлекчелек тармагында да күрсәткечләр тотрыклы. Бүлекнең товарлыклы-сөтчелек фермаларында һәр көнне ун тоннадан күбрәк сөт савып алалар. Бүгенге көн нәтиҗәләре узган елның июнь башына карата 112 процентны тәшкил итә. Бозаулар сакланышы да югары дәрәҗәдә. Җитәкче фикере буенча, ферма хезмәтчәннәре – үз эшләренең чын осталары. Алдынгы терлекчеләр арасыннан ул сыер савучы Любовь Васильеваның, бозау караучылар Светлана Кузьминаның, терлекче Алексей Герасимовның  фидакарь хезмәтен билгеләп үтте. Дистәләгән еллар дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесенә тугры хезмәт куйган һәм лаеклы ялга чыккач та сафта булган кешеләргә карата да җитәкченең мөнәсәбәте аерым. Болар  гомере буена туган төбәге кырларында хезмәт куйган механизатор Николай Степанов, хуҗалык эшләрен оста алып барган бүлек управляющие Владимир Дмитриев. Авыл хуҗалыгы алар кебек тырыш хезмәтчәннәр булганда югары күрсәткечләргә ирешә дә инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев