Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәтерләүме яисә онытумы? 

8 һәм 9 май көннәрендә район барысы өчен дә якты һәм кадерле булган бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтте.

Районның күпчелек гражданнары, илдәге һәм шулай ук дөньядагы бүгенге хәлне аңлап, Ватан бәйсезлеге өчен көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алу өчен ашыктылар. Монда ирексездән: 

–Россиядә сугыш кагылмаган, 

Үз герое булмаган бер генә гаилә дә юк..., – дигән бер җыр юллары искә төшә. 

Әмма бу данлыклы, изге бәйрәм көнендә бәрәңге утыртыр өчен өйдә калган кешеләр дә табылды. Алар өчен башка көн бөтенләй юк! 

Хәтта бер ел элек кенә дә моңа күпкә тынычрак карарга була иде әле. Әмма бүген – аерым вәзгыять, безнең улларыбыз хезмәт иткән Армия белән бердәмлек кирәк, ул җәмгыять тарафыннан теләктәшлекне сизәргә, тоярга тиеш. 

Миңа, солдат, генерал, Ватан сакчысы буларак, мондый хәлне күрү бик авыр. Бәйрәм чарасында катнашып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны яисә фронттан кайткач, яралардан вафат булган геройларыбызны хөрмәтләп искә алу урынына, алар 9 Май көнне бакчаларын сукалап, бәрәңге утырттылар. 

Ә Көнбатыш илләрендә бу көн һәлак булган совет солдатлары каберләренә чәчәкләр алып килү генә дә батырлык булды. Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны турыдан-туры янаулар да, һөҗүмнәр дә курыкмады. Полиция кордоннары чолганышы аша һәйкәлләр янына узып, алар язгы чәчәкләрдән тыйнак гөлләмәләр салдылар, ә аларны исә соңыннан хакимиятләр бульдозерлар белән себереп түксәләр дә. 

Ә бүген безнең һәр авылда, поселокта һәлак булганнарның һәм Җиңү белән кайтучыларның исемнәре язылган үз һәйкәле бар һәм алар безне көтә. 

Европа илләренең АКШ җитәкчелеге белән берлектә Украинада сугышның тәмамланмавын яисә мөмкин кадәр озаграк сузылуын теләүләрен барысы да белә. Аларның төп бурычы – Россияне көчсезләндерү яисә юк итү. Без бүген, беркайчан да булмаганча, Армия, Ватанны саклаучылар һәм Президент белән бердәм булуыбызны күрсәтергә тиеш. 9 Май көнне без моны эшләдек тә. Ә бәрәңге утыртырга өлгерәбез әле! Җырдагыча: “Башта илең турында, аннан соң гына үзең турында уйла», дигән вакыт җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев