Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

    Һәр эшнең үз остасы була. Тик, күп кенә һөнәр ияләренә карап, без, бу эшне бит теләсә кем булдыра ала, - дияргә яратабыз.

    Ә укытучы һөнәре турында шулай әйтеп була микән? Юктыр, чөнки укытучы булып туарга, балаларны ничек бар, шулай кабул итеп яратырга, көйсезлегенә түзәргә, сабыр булырга кирәк. Әгәр укытучы кирәгеннән артык кырыс булса, укучылары алдында үзен дөрес тотмаса, бу инде аның һөнәри осталыгы җитми дигән сүз. Бала чын, ихлас күңелле укытучыдан дәрес ала икән, бу зур бәхет.

    Ул үзе дә аңа охшарга тырышачак, аны үзенә үрнәк итәчәк, тормышта да югалып калмаячак. Яңа уку елы башланган саен һәрберебез үзебезнең беренче укытучыларыбызны искә алмый калмыйбыз. Минем дә, нәкъ җырдагыча, хуш киләсез, әйдә, әйдә, дип, хәтерлим мин әле бүгенгедәй, укытучы апам көткәнен... Халимә апа Зариф кызының мәктәп баскычына чыгып каршы алганы күз алдыма килә.

    Үзенең 5 баласы өстенә, без – 29 баланы да үзенекеләрдәй тәрбияли башлады. Һич арттыру булмас, мин аның бер тапкыр да, тавыш күтәреп ачуланганын хәтерләмим. Дәресләр беткәч тә аңардан аерыласы килми, кичләрен телевизор карарга, дип, кабат аларга җыела идек. Ул безгә: “ Балалар, мәктәптән кайткач та, мин сезне күреп, белеп торам – шулай булгач тәртипле булыгыз, өй эшләрегезне вакытында эшләгез, әниегезгә булышыгыз” – дия иде, һәм, мин үзем, ярамаган эш эшләп, артыкка китеп, шуклана башласам, Халимә апаның шул сүзләре искә төшеп, шып туктый идем.

    Ул мине күзәтеп торадыр кебек тоела иде. Дүртенче сыйныфка күчкәч, безне төрле укытучылар укыта башлады. Бу безгә бик авыр булды. Ничек инде, Халимә апа укытмый?! Шуннан безне Минниса апа Хөснуллина үз канаты астына алды, мәктәпне тәмамлаганчы ул безнең сыйныф җитәкчебез булды. Бүгенге көндә ул исән-сау, иптәше Мидхәт абый белән тигез гомер кичерәләр.

    Очрашуларда алар безнең түрдә кадерле кунак. Ә Халимә апабыз безнең белән бер тапкыр гына очраша алды. Ахыр елларын Казан шәһәрендә яшәп, олыгаеп, бакыйлыкка күчте. Аны искә алып язган юллар апабыз рухына дога булып ирешсен. Тагын бер бик тә хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз – Мөнирә апа Сәлах кызы. Ул бүгенге көндә дә балаларының, авыл халкының кадер-хөрмәтендә 90 яшен узып, аек акыл белән, килгән һәркемне ачык чырай, якты йөз белән каршы ала, киңәшләрен бирә, мең рәхмәт аңа!

    Мәүлидә САФИУЛЛИНА, Такталы авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: