Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь - илебезнең иң фаҗигале даталарының берсе.

Ул шул вакыттагы һәр кешенең тормышын тамырдан үзгәртте. Сугыш киләчәккә, бәхетле тормышка барлык планнарны, шатлык һәм өметләрне
бозды. Бөек Ватан сугышы балалар, яшүсмерләр, егетләр, кызлар, хатын-кызлар һәм ир-атлар язмышына бәреп керде.

1941 елның июнендә яңа гына мәктәпне тәмамлаган, гаилә корган яки моны эшләргә ниятләгән бар кешенең тыныч тормышы челпәрәмә килә.

22 нче июнь таңында, сугыш игълан итмичә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. 25 миллионнан артык кешене югалту бәрабәренә безнең халык җиңү яулады.

Аксубай районыннан сугышка унбер меңгә якын кеше киткән, шуларның һәр икенчесе гаиләгә әйләнеп кайтмаган. 22 июнь – илебез халкы өчен  кайгы көне, чөнки һәр гаилә диярлек әтисен, абыйсын, ирен яки туганын әлеге сугышта югалткан.

Бу көнне без сугышта һәлак булган батырларны, Бөек Җиңү өчен соңгы көчләрен биргән тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз.

Үз гомеребез бәрабәренә безгә тыныч күк бүләк иткәннәрне искә алабыз. Солдатлар фронттан хатлар юллый. Бу-аларны йорт белән бәйләп торучы бердәнбер җеп була. Авылларда аларның әниләре, хатыннары, сеңелләре, кызлары аларның хатларын һаваның бер кисәге кебек, аларның исәнлекләрен белү, куллары җылысын сеңдергән кәгазьне тотып карау көчен көткәннәр. Аларны без беркайчан да онытырга тиеш түгл, безнең моңа хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев