Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәтер бакчасы яшелләндерелә

Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нигез салынган «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итте.

Яңа микрорайонга волонтерлар – районның хезмәт коллективлары вәкилләре килде. Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, утырту технологиясен аңлатып, алар белән кыска инструктаж үткәрде.

Бакчага нигез быел язда салынды, әмма барлык үсентеләр дә тамыр алып үсеп китмәгән, алар урынына яңаларын утырттылар. Оешма хезмәткәрләре тырышып эшләделәр. Берәүләре чокырлар казыды, икенчеләре утыртты, өченчеләре утыртылган агачларга су сипте. Бер-ике сәгатьтән соң яшь чыршы, пирамидаль тирәк, корычагач үсентеләренең тигез сафларын күрергә була иде инде. Агач утыртуда район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.

– Бу хәтер бакчасы совет солдатларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын искә төшереп торачак, – дип билгеләп үтте ул. – Аның өчен урын яхшы сайланган – биредә балалар бакчасы да янәшәдә генә, яңа урам да. Якын-тирә территория буенча планнарыбыз бар. Яңа микрорайонның киләчәге зур, аны бизәп, кирәкле объектлар төзиячәкбез.

Район җитәкчесе агач утыртуда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев