Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөснуллин: Россиядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үзгәртү концепциясе әзерләнә

Авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа алымнар табарга кирәк, диде Россия вице-премьеры.

Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгы системасына үзгәреп кору кирәк, дип белдерде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, вице-премьер Россиядә торак реформасы концепциясе эшләнүен, әмма кайбер мөһим бурычларны хәл итәргә кирәклеге турында әйтте. Аерым алганда, авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа алымнар табарга кирәк.

«Яңа алымнар кирәк, чөнки илдә елдан-ел авария хәлендәге торакларның мәйданы арта. Шул ук вакытта тузган торак белән нәрсә эшләргә икәнен дә хәл итәргә кирәк. Кайсы торакка капиталь төзекләндерү, кайсысына реконструкция, кайсысын җимерергә кирәк икәнен аңларга тиешбез», — диде Хөкүмәт рәисе урынбасары.

Шулай ук вице-премьер торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларының финанс хәле өчен борчылуын да әйтте.

«Кызганыч, күпчелек төбәкләрдә акча җыю 100 процентка башкарылмый, өстәвенә инвестиция программалары да тулысынча тормышка ашырылмый. Ягъни, ресурслар белән тәэмин итүчеләр ремонт өчен тарифка акча сала, ә акчаны җыеп бетерә алмау аркасында объектлар вакытында төзекләндерелми», — диде Марат Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, апартаментлар һәм коттедж бистәләре белән идарә итү мәсьәләләре әлегә кадәр Россия законнарында җайга салынмаган. Ел ахырына кадәр Россия Хөкүмәте чараларны һәм финанслауны билгеләргә, ә соңыннан аларны барлык тиешле министрлыклар белән килештерергә тиеш.

Стратегия 2022 елның беренче кварталыннан да соңга калмыйча расланырга тиеш, диде вице-премьер.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев