Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәсән Туфанның кече ватанында авыл клубына ремонт таләп ителә

    Иске Кармәт авыл җирлеге – районда кеше иң аз яшәгән җирлекләрнең берсе.

    Җирлек территориясендә 378 кеше яши, шуларның 96сы пенсионерлар, 73е балалар.

    Узган ел җирлек башлыгы итеп Вадим Парфенов билгеләнде. Нигездә авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалык тотып яши. Җирлек башлыгы билгеләп узганча, кайбер хуҗалар сөт тапшырудан ярты миллион сумга якын табыш ала. Җирлектә Маланчев КФХсы уңышлы үсеш ала, анда 60 баш сыер бар, шуның яртысы – нәселле. Яшь терлекләр дә бар, фермер махсус техника сатып алган һәм сыерлар абзарын тәртипкә китергән.

    Искекармәтлеләр үзара салым акчасын җыюга җаваплы карый, әмма узган елда җирлектә бу сумма чагыштырмача күп булмаган – 84 мең сум тирәсе.

    Бу акчага авыл урамнарына вак таш җәйгәннәр, мөселманнар һәм правослау зыярәтләрендә кирәк-яракларны кую өчен хуҗалык корылмалары төзелгән, үзара салым акчасының бер өлеше кышын юлларны карап тотуга тотыла.

    Җирлектә урамнарны тәртиптә тоту, үләннәрне чабу, бюджет оешмалары биналарына косметик ремонт ясау кебек эшләр башкарыла. Ниһаять, быел авыл мәктәбендә республика программасын тормышка ашырып, җылы санузеллар ясаганнар.

    Хәл ителмәгән мәсьәләләр арасында: иске суэтем башнясын буяу, таләп ителмәгән җир пайларын рәсмиләштерү. 2021 елга планнар: вак таш сатып алып юлларга түшәү, «Салкын чишмә» чишмәсен төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары төзү, контейнерлар сатып алу, таләп ителмәгән җир пайларын рәсмиләштерү. Авыл мәдәният учагының тәрәзәләрен һәм түбәсен алмаштыру төп мәсьәлә булып кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: