Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәрби хезмәткә Мәңгелек ут яныннан киттеләр

Аксубай районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды.

Егетләрне традиция буенча хөрмәт белән, хәер-фатиха биреп озаттылар. Озату урыны гына үзгәрде – тантана Дан монументы территориясендә Мәңгелек ут алдында узды. Озату хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында куркыныч вирус авыруы таралуга юл куймау шартларында узды.

Бу көнне ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына 18 егет китте. Болар: Василий Воронин, Самат Гайнуллин, Александр Герасимов, Марат Гыйззәтуллин, Зинфир Гыйльметдинов, Риназ Зәйнуллин, Максим Ильин, Антон Кожеманов, Айрат Мәҗитов, Дмитрий Максимов, Доброслав Макаров, Вәкил Мәхмүтов, Александр Малов, Никита Молоткин, Марат һәм Нәфкат Питукиннар, Ярослав Филипенко, Марат Шәмсетдинов.

Армиягә озату тантаналы шартларда узса да дулкынлану үзен сиздерде. Дан монументы каршындагы мәйданда озатырга килүчеләр бик күп җыелган иде. Алар призывникларга адресланган сүзләрне игътибар белән тыңладылар.

Булачак солдатларның якын кешеләре белән бергә аларны хәрби көчләр сафларына озатырга район җитәкчелеге, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә килгән иде. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин иртәгесе солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул җыелу пунктында булу, хәрби частьләргә җибәрү шартларын аңлатты, куркынычсызлык чараларын искә төшерде.

– Без сезне, нык һәм көчле егетләрне армиягә озатабыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезнең лаеклы хезмәт итәчәгегезгә ышанабыз.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов яшьләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Сез монда Азат итүче сугышчы һәйкәле, илебезне фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның каһарманлыгы символы алдына җыелдыгыз, – диде ул. Сез безнең дәүләтебез сакчылары булып торасыз. Кораллы Көчләр сафларында беренче көннән үк хәрби уставны үтәгез, бу кагыйдә, аның ярдәмендә хезмәт имин узачак.

Хәрби хезмәткә алынучыларга ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков та мөрәҗәгать итте.

– Бүген армиягә китүчеләр арасында безнең курсантлар да бар. Алар хәрби машина йөртүчеләр булып хезмәт итәчәк. Хәерле юл сезгә!

Автобуста урыннар алыр алдыннан районнан призывникларга бүләкләр – кул сәгатьләре тапшырылды. Ул солдатларның өйләренә кайту вакытын исәпләп торачак.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев