Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хоккейны чын ир-егетләр уйный

Бөтен ил буенча бозда динамик уенга һәм команда спортына нинди дә булса мөнәсәбәте булган кешеләр бәйрәме – Хоккей көне билгеләп үтелде.

Бу көнне гомерендә бер генә тапкыр булса да кулына кәшәкә тотып, тимераякка баскан һәм алканың нәрсә икәнен белгән спортчылар котлаулар кабул итте.

«Барс» хоккей командасы республиканың авыл командалары арасында иң көчлеләреннән берсе. Бу команда составында район данын егетләрнең берничә буыны яклады, алар зональ һәм республика ярышларында җиңүчеләр яуладылар һәм призерлар булдылар. Безнең район хоккейчылары ярышлар нәтиҗәләре буенча – иң яхшы капкачылар, сакчылар һәм һөҗүмчеләр.

Ир-егетләр күбрәк нәкъ менә хоккейны сайлый. Спортның бу төре һәркемдә бала чактан ук романтика, «хоккейны чын ир-егетләр генә уйный» дигән җыр белән ассоциацияләнә. Чөнки бу спорт – командалы уен, монда нәтиҗә «гаҗәеп бишлек һәм капкачы»ның бердәмлегенә бәйле.

Абыйдан – энегә, әтидән – улга тапшырылучы спорт эстафетасы – хоккей дөньясында киң таралган практика. Мондый практика Аксубайда яшәүче Красновлар гаиләсенә дә хас. Бу гаиләдә хоккей белән гаилә башлыгы – Василий Николаевич һәм аның ике улы – Юрий белән Александр мавыга.

Василий Николаевич – ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе. Тормыш иптәше, хореограф, Венера Малик кызы белән менә дигән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар пәйда булу белән гаилә башлыгы, малайлар, һичшиксез, физик яктан үсәчәкләр, спортчылар булачаклар, дигән ныклы карарга килә. Шулай булып чыга да.

Әтиләре кечкенәдән балаларында спортка мәхәббәт тәрбияли. Ул шугалакка беренче тапкыр Юрага – 10 яшь, Александрга нибары 6 яшь булганда алып килә. Красновлар гаиләсе башлыгының уллары өчен нәкъ менә хоккейны сайлавы очраклы түгел. Бу спорт төре белән ул үзе дә мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнә һәм улларын да үзе тимераякка бастыра һәм барысына да өйрәтә.

– Хоккей ахырга кадәр көрәшергә, команда рухын сакларга өйрәтә, – ди Василий Николаевич. – Ул чыныктыра, көчле шәхес сыйфатлары, чыдамлык тәрбияли. Бу спортның иң командалы төрләренең берсе, чын ир-егетләр уены.

Гаилә башлыгы балаларын хоккейга җибәрергә карар иткәннән алып ничә дистә еллар узган. Малайлар тимераякта нык басып торырга, кәшәкәне кулда ныклап тотарга һәм алканы капкага төгәл кертергә өйрәнәләр.

Александр 8 сыйныфта укыганда, зональ ярышларда аны Чистай тренерлары күреп ала. Алар аның тренеры белән элемтәгә керәләр һәм малайга үз командалары өчен уйнарга тәкъдим итәләр. Әлбәттә, Саша моңа бик тә шат була. Ул дүрт ел дәвамында Чистай командасы составында киеренке шөгыльләнә һәм уйный. Әмма Аксубай командасы турында да онытмый.

– Хәзер минем өчен хоккей буш вакытымда яраткан шөгыль кебек. Вакытымның күп өлешен мин гаиләмә багышлыйм. Минем улым Давид үсә. Әлегә ул бәләкәй. Киләчәктә аның хоккей уйнау теләге булса, мин бары шат булачакмын һәм бу спорт төрендә үсәргә ярдәм итәчәкмен, – дип билгеләп үтте Александр.

Өлкәне Юрий, мәктәпне тәмамлап, физик культура институтына укырга кергән. Ул студент елларында да, республика ярышларында чыгыш ясап, Аксубай районы өчен уйнавын дәвам итә. Берничә ел инде Юрий Зәй шәһәрендә тренер булып эшли, үсмерләрне көчле спортчылар булырга әзерли.

Красновлар бүген дә, Аксубай районы данын яклап, «Барс» командасы составында уйныйлар. Василий Николаевич һәм Юрий – һөҗүмче, ә Александр – сакчы. Алар бер үк номерлы формада уйныйлар. Бозда малайлар әтиләреннән дә уздыралар. Алар өчен хоккей – яшәү рәвеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев