Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ходай саклап калган

31 июль кичендә, Чистай-Аксубай автоюлының 45 нче чакрымында юл вакыйгасы килеп чыккан.

Шаһитлар раславынча, автомобильләрнең зыян күрү дәрәҗәсенә карап фикер йөрткәндә, зыян күрүчеләрне күлмәктә туганнар, дияргә генә кала. 

Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, машина йөртү тәҗрибәсе бер айдан аз гына артык булган 1998 елда туган «ВАЗ-21102» автомобиле йөртүчесе, Аксубай ягыннан хәрәкәт иткәндә, имин юл хәрәкәтен тәэмин итүче тизлек һәм дистанцияне сайламыйча, алда хәрәкәт итүче 21074 автомобиленә килеп бәрелә. Юл фаҗигасы нәтиҗәсендә ВАЗ-21074 машинасы йөртүчесе ябык баш мие имгәнүе, баш мие селкенү, аяк табаны сөяге сыну, күпсанлы тән җәрәхәтләре белән Чистай хастаханәсенә озатыла. Икенче машинаның 18 яшьлек пассажиркасы, баш мие селкенү, баш мие имгәнүе һәм битенең йомшак тукымалары бәрелү шиге белән Аксубай хастаханәсенә китерелә.  Зыян күрүчеләрнең икесен дә, тикшергәннән соң өйләренә кайтарып җибәргәннәр, автомобильләр төзәтүгә яраксыз.

–Тәүлекнең караңгы вакыты юл хәрәкәтендә катнашучылардан, бигрәк тә яктыртылмаган участокларда игътибарлы булуны таләп итә. Юлларда күз күреме тиешле дәрәҗәдә булмаган шартларда хәрәкәт итү кагыйдәләренә кискен таянырга, билгеләргә җитди игътибар бирергә һәм тизлек режимын сакларга кирәк, – дип шәрехләде бу хәлне районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев