Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәмдүнә Тимергалиеваның абыйсы Фәнәви әфәнде: Хәмдүнәкәем, бәхил бул!

Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу тантанасында мәрхүмәнең бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев та катнашты.

«Сөйләргә бик авыр. Шулай да шушы авыр вакытта Татарстанда, Башкортстанда халыкның кеше кадерен белгән халык икәнен тою рәхәтлек бирә. Кулыннан килгән кеше бу бөек халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә, халыкка хезмәт күрсәтә алгач, бәхетле булган. Сезгә, аны үзегезнең кызыгыз итеп кабул итеп, үзен күрсәтергә ирек биргәнегез өчен, рәхмәт. Аңа эш башлаганда ярдәм иткән, фатыйха биргән җитәкчеләргә, аны аңлаган халкына, сәнгать әһелләренә рәхмәт. Алар белән бергә эшләгәненә мин горурланам. Хәмдүнәкәем, бәхил бул!» — диде Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган абыйсы Фәнәви әфәнде.

Татарстанның һәм бүгеннән Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев