Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәлдән чыгу юлын тапканнар

    Иске Ибрай авылында урамда утлап йөргән маллар проблемасын кызыклы хәл иткәннәр.

    Бу торак пунктта 804 баш мөгезле эре терлек асрала. Теләсә кайсы  авыл  җирлегендәге кебек, монда да кешеләрне һәм хакимиятне иректә утлап йөргән терлекләр проблемасы борчыган. Былтыр халык авыл җирлеге башлыгына электрлы койма урнаштыру инициативасы белән мөрәҗәгать иткән.

    Малларны көтүгә куу мәйданын, аның өчен күпме материал кирәк буласын бергәләп исәпләгәннәр. Хакимият акча җыюны оештырган, җайланма сатып алганнар һәм чокырлар, кечкенә елгалар, болыннар буйлап электрлы койма сузганнар.

    Ул электр тогын үткәрми торган агач баганаларга эленгән үткәргечне үз эченә ала. Иртә белән көтү өчен җаваплы кеше малларны  шул территориягә куа, җиһазны кабыза һәм көн дәвамында күзәтеп тора, ә кичен көне буе болында ашап йөргән терлекләрне авылга кире куып кайтара.

    Сыерларга – иркен, эчәргә су бар, көтүченең дә күңеле тыныч – маллар куркыныч участокларга кермиләр, басуларны таптамыйлар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: