Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәл ителмәгән проблемалар кими

Район җитәкчелеге Яңа Үзи, Иске Тимошкино, Яңа Аксубай, Яңа Кармәт, Трудолюбово һәм Шәрбән халкы белән очрашты

Б ү г е н , н и г е з д ә , р а й о н җирлекләрендә глобаль проблемалар калмады. Дүрт кечкенә торак пунктка кадәр юллар юк. Калган мәсьәләләр – урыннарда хәл ителәчәк. Җирлекләрдә күп кенә мәсьәләләр халык инициативасы белән хәл ителде: юлларга таш җәелә, чишмәләр төзекләндерелә, а в ы л т е р р и т о р и я л ә р е төзекләндерелә. Күп кенә федераль, республика программалары бар, әмма район да аларны финанслауда үз өлешен кертә. Акрынлап авылларга яңа суүткәргечләр дә асфальт юллар да, яктырткычлар ясалды. Болар барысы да – Россия, Татарстан хөкүмәте, районыбыз ярдәме белән ясалды - дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

- Яңа Үзи авыл җирлегендә су проблемасы тора,мондагы җир рельефлы һәм калкулыкка ул күтәрелми, өстәвенә, быел яңгырлар булмау сәбәпле сулыклар кипте диярлек. Халык торак пунктлар эчендәге күперне төзекләндерүдә ярдәм сорый. Район башлыгы капиталь ремонт буенча республика программасына керми торган җиде күперне төзекләндерүдә ярдәм итәргә һәм республика ведомстволарына мөрәҗәгать итәргә сүз бирде.

Иске тимошкинолылар торак пункт эчендә хәрәкәтнең җанлануына борчылалар – монда региональ юл үтә, тротуар төзү зарурилыгы бар. Сулыкны чистарту, күпер ремонтлау, Азатта юл хәрәкәте иминлеге өчен ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, Кисада балалар бакчасын ремәсьәләсен күтәрделәр. Район башлыгы аңлатып үткәнчә, башня инде төзелгән, өлешчә суүткәргеч салынган, эшләр дәвам итәчәк. Комплекс төзелеше мәсьәләсенә монтлау – Яңа Аксубай җирлегендә фикер алышуның темасы шулардан гыйбарәт. Актив гражданнар яктырткыч фонарьларның эш вакытын арттыру һәм сыерларга субсидияләр бирү мәсьәләләрен күтәрделәр. Район башлыгы балалар бакчасында башлангыч мәктәп балалар бакчасын республика программасына кертү өчен сөйләшүләр алып барылуын билгеләп үтте. Калган мәсьәләләр җирле хакимият тарафыннан хәл ителәчәк һәм контрольгә алыначак.

Яңа кармәтлеләр җирлек территориясендә эш алып баручы нефть компаниясенең зур йөк машиналары поселок эчендәге юлларны ватуына борчылалар. Шәрбәнлеләр өчен төп проблема булып чүп контейнерлары җитмәү кала, шул ук вакытта кешеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләргә әзер. Октябрь бистәсендә яшәүчеләр су, ФАП, клуб һәм мәктәп төзү килгәндә бер түбә астында ФАП белән клуб төзү хәл ителәчәк. Ә мәктәпкә килгәндә, балаларны мәктәпкә йөртү мәсьәләсе оештырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев