Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт ковидка каршы көрәшүче табибларга түләү өчен тагын 46,3 млрд сум бүлеп бирде

Табиблар акчаны 2021 елның ноябренә кадәр алачак.

Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга хезмәт хакы түләү өчен 46,3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Шул хактагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«Хәзерге вакытта илдә коронавируска каршы көрәш дәвам итә. Табиблар һәм шәфкать туташлары катлаулы шартларда эшли, „кызыл зоналар“, хастаханә һәм поликлиникаларда авыруларга ярдәм итә. Хөкүмәт алга таба аларга булышлык күрсәтәчәк», — дип искәртте Премьер Министрлар Кабинеты утырышында.

Акчаны резерв фондыннан бүлеп бирәчәкләр, табиблар аны 2021 елның ноябренә кадәр алачак.

Шунысын да искәртик: май башында пандемиягә каршы көрәшкә җәлеп ителгән табиблар һәм хастаханәләрнең башка хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр өчен 52,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев