Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт IT-белгечләр өчен ташламалы ипотеканың максималь күләмен арттырды

Шулай ук IT-белгечләрнең ташламалы кредит алу өчен кирәкле хезмәт хакы да үзгәрде.

Хөкүмәт Россия IT-белгечләре махсус ташламалы программа буенча рәсмиләштерә ала торган кредитның максималь күләмен арттырды. Әйтик, халкы миллионнан арткан шәһәрләр өчен ипотека күләме 18 миллион сум урынына – 30 миллион, ә калганнар өчен 9 миллион урынына 15 миллион сум тәшкил итәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Шул ук вакытта, ташламалы, дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган кредитның күләме 18 миллион һәм 9 миллион дәрәҗәсендә калачак, әмма хәзер аны базар яки субсидияләнә торган башка ставка буенча алынган өстәмә сумма белән берләштереп булачак. Ягъни әгәр элегрәк төбәккә бәйле рәвештә 18 миллион яки 9 миллион сум күләмендә генә кредит алып, ә калганын беренчел взнос ярдәмендә кертеп булса, хәзер исә сатып алучыларның мөмкинлекләре киңәя», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Шулай ук IT-белгечләрнең ташламалы кредит алу өчен кирәкле хезмәт хакы да үзгәрде. Әйтик, халкы миллионнан арткан шәһәрдә белгечнең кереме аена физик затларның кеременә салымны алганчы – 150 мең, ә калган торак пунктларда 100 мең сумнан башланырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев