Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөкем ителүчеләргә киңәш бирделәр

Чираттагы теркәү көнендә җинаять инспекциясе хезмәткәрләре “Ягымлылык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән уртак кабул итү үткәрделәр. Әңгәмәләр һәр кеше белән аерым алып барылды.

Хөкем ителүчеләрне ирегеннән мәхрүм ителмәгән очракта һәм  иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителүчеләргә ярдәм итү төрләре тәртибе, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү тәртипләре   белән дә таныштырдылар.

Исәптә торучы һәр кеше - ул, шул ук әйләнә-тирәбездә яшәүче шәхес һәм ул  бернәрсә белән дә чикләнергә тиеш түгел. Аларның күбесе консультатив ярдәмгә мохтаҗ. Хөкем ителүчеләрнең проблемалары да, сораулары да  бар, алар бары тик социаль хезмәткәр белән  шәхси әңгәмәгә генә ышана ала, – дип уртаклашты җинаять-башкарма инспекциясе башлыгы Венера Яфизова.

Кемгәдер белгеч белән сөйләшү, проблеманы хәл итү юлларын күрсәтте, ә кайберләренә киресенчә уйланырга мәҗбүр итте. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләр хокукый җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка җайлаша алсын өчен, УИЯ хезмәткәрләре башка хезмәтләр белән дә очрашулар оештырырга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев