Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хис-кичерешләре белән уртаклаштылар

Аксубайның өлкән сыйныф укучылары «Хайп ничек булдырыла?» Бөтенроссия ачык дәресен карады.

РФ Мәгариф министрлыгы «ПроеКТОриЯ» порталы белән берлектә әлеге проектны оештыручы булып тора.

Россия телевидениесе каналларының күренекле алып баручылары чара спикерлары булдылар, алар балаларга хәзерге заман журналистының нинди булырга тиешлеге, телеканал белән ничек җитәкчелек итү, һәм ММЧның киләчәктә нинди булачагы турында сөйләделәр.

Укучылар, журналит булыр өчен матур яза яки камерага сөйли белү генә җитмәвен, актуаль һәм төгәл мәгълүмат сайлап алып, аны тыңлаучыга яки укучыга грамоталы җиткерә белү дә мөһим булуын белделәр.

– Без бик күп файдалы мәгълүматлар белдек, шулай ук укыр өчен әдәби әсәрләр исемлеген алдык, – дип фикерләре белән бүлештеләр чарадан соң укучылар. – Безнең кайберләребез журналист һөнәрен сайлау турында уйлана башлады.

Фото район мәгариф бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев