Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәттәшләр адресына җылы сүзләр

Хезмәттәшләр үзләре белән эшләүче коллегаларына аерым рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Подполковник Владимир Семенов турында:

– Владимир Александрович кебек кешеләр бик сирәктер. Җәмәгать иминлеге буенча аңа йөкләнелгән эш күләмен беркем дә башкара алмый. Ул үзе дә тырышып эшли, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, яшь коллегаларына да ярдәм итә. Беркайчан да, беркемгә дә тавыш күтәрми. Үзен һәрвакыт тыныч, әдәпле тота. Ул безнең өчен әтиебез кебек якын.

Өлкән тикшерүче Евгений Рахманкулов турында: 

– Әгәр төнлә өченче катта ут яна икән, димәк, тикшерүчеләр - эштә. Аларның барысы да тырыш, алар арасында иң тәҗрибәлесе – ул Евгений Рахманкулов, һәр эшкә җентекле якын килә, аны үзенең йөрәге аша үткәрә. Ул бик әйбәт кеше, аңа принципиаль тикшерүче булу җиңел түгел. Хезмәттәшләренә ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый. Ул һәрвакытта да булышачак, ул ышанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев