Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтне саклау- өстенлектә

Хезмәтне саклау буенча чираттагы координацион совет утырышына авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен дә чакырдылар.

Район башкарма комитетының  социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Сергей Александров утырышны ачканда, хезмәтне саклау – предприятие уңышының  төп өстенлеге булып торуын җиткерде.

Районда соңгы елларда  производствода  травма алу  дәрәҗәсе кимү тенденциясе сакланып калды. Хезмәтне  саклап калу өчен предприятиеләрдә һәм оешмаларда максатчан эш алып барырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Андрей Тимирясов та сөйләде.

Безнең район территориясендә 140 га якын ведомство карамагындагы объект һәм 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе объекты урнашкан. Белгеч билгеләп үткәнчә, 2018 елда 348 тикшерү уздырылган. Хәтта планлы тикшерүләр барышында да хокук бозулар ачыклана. Хезмәт контролен оештырганда хокук бозуларның 34 проценты, 28 хокук бозу эш урыннарында технологик процессны оештыру барышында җитештерү биналарын, җиһазларын эксплуатацияләүдә , 13 хокук бозу очрагы хезмәткәрләрне беренчел тикшерүне оештыру һәм үткәрүдә,14 хокук бозу очрагы хезмәткәрләрнең коллектив, индивидуаль саклану чараларын куллануы ачыкланды. Андрей Тимирясов күзәтчелек чаралары барышында белгечләр ачыклаган хокук бозуларга җентекләп тукталды.

Бу - вентиляция булмау, җиһазларны эксплуатацияләүне  һәм эш урыннарын оештыруны бозу, мониторларда саклагыч экраннарның, махсус киемнәрнең  булмавы, яктырту системасын кулланганда тәртип бозулар. Белгеч вакытлы медицина тикшерүе узуга игътибарны аеруча юнәлтте. Бары шул вакытта гына профессиональ авыруларны, беренчел инвалидлык һәм гомумсоматик авыруларны , онкологик авыруларны башлангыч стадияләрдә үк ачыклап булачак.

Медицина тикшерүләре уздырганда  табиблар турыдан-туры оешмаларга чыгып китә. Медицина тикшерүен үткәрүче оешманың медицина тикшерүе үткәрү хокукы өчен лицензия генә түгел, ә турыдан-туры фактик адрес  буенча да лицензиясе булырга тиеш. 

«Аксу Агро» предприятиесендә хезмәтне саклау буенча эшнең ничек оештырылуы турында Әлфия Нуриева хисап тотты. Бу предприятиедә барлык хезмәткәрләргә,500 ләп кешегә, медицина тикшерүе оештырылды,  шул исәптән бруциллезга вакцинация ясала һәм хайваннар белән эшләүчеләрдән гельминтларга анализлар  тапшырыла.

Быел бу максатларга 530 мең сум күләмендә  акча каралган. Биредә хезмәткәрләр өчен махсус киемнәр сатып алу да оештырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Венера Стоянова билгеләп үткәнчә, «Аксу Агро» – районда хезмәтне саклау буенча тулы күләмдә эш алып бара торган иң яхшы предприятиеләрнең берсе булып тора. Ул Әлфия Нуриевага “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” республика конкурсында катнашырга тәкъдим итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов язгы кыр эшләренә әзерлек алдыннан хезмәтне саклауның ничек оештырылуы турында сөйләде. ТАТМЕДИА «АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясендә җитәкче - баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Людмила Жаренова басманың басма версиясе битләрендә, «Аксубай» сайтында һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә хезмәтне саклауны пропагандалау буенча эшнең ничек оештырылуы турында хисап тотты. Ул үз чыгышында 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелүен һәм тиешле хезмәтләр һәм ведомстволарга берләшергә, газетада билгеләнгән тематика буенча махсус полосаны чыгарырга чакырды. 

Районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Иван Маклаков хезмәтне саклау таләпләренең юридик, физик затлар тарафыннан да үтәлергә тиешлегенә басым ясады. 
Координация советы утырышын тәмамлап, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Венера Стоянова совет әгъзаларына 2019 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә һәм хезмәтне саклау буенча Iiреспублика семинар-конкурсында катнашуга багышланган чаралар үткәрелүе турында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев