Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәтләрен хөрмәтләп

    Район Советының чираттагы утырышында муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

    Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Надежда Васильевна Крайнова “Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүгә керткән хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнде. Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Заян улы Мөсәбиков һәм  Аксубай муниципаль район Советының җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлек итү һәм методик-мәгълүмати эшчәнлек бүлегенең җитәкче белгече Марина Викторовна Золинага Татарстан Республикасы Дәүләт Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: