Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтләрен бәяләп

Аксубай муниципаль район Советының XXVII йомгаклау утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев һәм район башлыгы Камил Гилманов районның лаеклы гражданнарына бүләкләр тапшырды.

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре “ исеменә «Актай» агрофирмасының генераль директоры Иван Шугаев һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәргать Аюпов лаек булды. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы агрономы”исеме УСХиП ның игенчелек буенча консультанты Хизбулла Сөнгатуллинга бирелде. 6 бала тәрбияләүче Татьяна Кузьмина «Ана даны-материнская слава» медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан  милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахмановка  Рәхмәт хаты тапшырылды.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына «Аксубай» агрофирмасының баш ветеринары Любовь Храмова, «Восходящая заря» агрофирмасының машина белән сыер саву операторы Алла Синдирякова, «Аксу Агро» агрофирмасының “Үсәр” бүлегенең сөт-товар фермасы идарәчесе Марат Динушов, «Аксу Агро» ООО сының баш ветеринария врачы Сәгыйть  Җәләлетдинов лаек булды.  

Татарстан Республикасы икътисад министрының  Рәхмәт хатын  башкарма комитетның икътисад бүлеге рәисе урынбасары Екатерина  Оверинага тапшырдылар.  Район башлыгының Рәхмәт хатына бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Богданова,  3 нче мәктәпнең педагог –психологы Татьяна Семенова ,«Аксу Агро»  ОООның  сөт комплексы операторы  Сергей Павлов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев