Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәтләре өчен бүләкләр

    Аксубай муниципаль районы Советының ХХІХ утырышы ахырында муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

     Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова, район мәгариф бүлеге начальнигы Станислав Зайцев, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров һәм Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин лаек булды.

    «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка тапшырдылар.

    Җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Красильникованы, Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Румия Зарипованы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: