Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала

Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак.

РФ Хөкүмәтенең бу карары 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. 

Шәхси кабинет ярдәмендә эш эзләүче һәм хезмәткәр документларны рәсмиләштерә, электрон имза куя һәм эш бирүчегә җибәрә алачак. Бу турыда кабинетның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Эш бирүчеләр оешмада электрон документ әйләнешен кертү турындагы карарны мөстәкыйль кабул итәчәк. Шулай ук алар үзләре электрон документлар исемлеген һәм яңа форматка күчә алачак хезмәткәрләр категориясен билгеләячәк.

Электрон документлар дәүләт хезмәтләре порталында хезмәткәрнең шәхси кабинетында урнаштырылачак һәм оешманың мәгълүмат системасында сакланачак.

Эш бирүче һәм хезмәткәр электрон документлар әйләнеше белән эш иткәндә дә, традицион кәгазь документларны куллана ала, диделәр Хөкүмәттә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев