Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтенә күрә хөрмәте дә

Универсаль технологияләр техникумы комбайнчылары Андрей Иванов һәм Рафаэль Фатушев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

АТУТ кырларында көзге һәм сабан культураларын урып-җыюда бары ике генә комбайн эшли. Тик аларның һәркайсы да мактауга лаек. Аларның фидакарь хезмәте урак өстендә бер генә сезон эшләр белән тикшерелмәгән.

Бүләкләү «Йолдыз» сортлы сабан бодае басуында узды, чәчү мәйданнары структурасында ул 179 гектар мәйдан били. Комбайнчыларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларын район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов тапшырды.

– Сезнең хезмәтегез һәрвакыт мактаулы һәм кирәк, – дип билгеләп үтте Борис Соломонов. – Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешегез өчен район башлыгы исеменнән рәхмәт сезгә. Бүген комбайнчы – дефицит һөнәр, сезнең кебек уңган комбайнчылар район буенча да бармак белән генә санарлык.

Андрей Иванов комбайнда 23 нче сезон эшли. Ул малай чагыннан ук Сөнчәле кырларында әтисе белән бергә эшли башлый. Мәктәптән соң Бөгелмә педучилищесын тәмамлаган, әмма җирнең тарту көче көчлерәк булып чыккан һәм ул механизатор һөнәрен сайлаган.

– Әлеге басуда мәйданның яртысы җыеп алынды инде, – дип уртаклашты Андрей. – Көзге культуралар инде җыелды, сабан культураларына керештек. Бүген бодай кырында.

Рафаэль Фатушевның комбайнчы стажы унҗиде ел. Техникумны тәмамлаганнан соң ул башта «Сельхозтехника»да, аннары «ВАМИН»ның Чирмешән бүлегендә эшли. Бүген аның белән улы Рияз да ярдәмче булып эшли. Малай әтисенең аңа штурвалны ышандыруын, механизатор һөнәрен сайламаса да, инженер булачагы турындагы хыялы белән горурланып уртаклашты.

Техникумның «Акрос» комбайннарын яңа дип әйтеп булмый. Алар 13 еллык. Әмма оста хуҗалык иткәндә, алар сынатмый. Механизаторлар запас частьлар, ягулык белән беркайчан да проблема булмавы, хезмәт өчен түләүнең лаеклы булуы белән уртаклаштылар. Комбайнчылар – 200 шәр мең сум, ярдәмчеләрнең иллешәр мең сум аванс алуларын яшермиләр.

Шуңа да алар, бер генә башакның да югалуына юл куймыйча, тулы җаваплылык белән эшлиләр. Сүз уңаенда, АТУТ басуларында уңыш ел саен барлык төр культуралар буенча тотрыклы югары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев