Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәте өчен лаеклы бәя

Дмитрий Савинов хезмәт иткән махсус билгеләнештәге 45 нче аерым гвардия бригадасы командованиесеннән аның әти-әнисенә җылы рәхмәт сүзләре белән хат килеп иреште.

Аксубайда яшәүче Савиновлар гаиләсе Дмитрийның кайтуын көннәрне түгел, сәгатьләрне санап көтәләр.

Күптән түгел Ирина Львовна һәм Владимир Александрович уллары хезмәт иткән часть командирыннан лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре белән рәсми хат алдылар. Рәхмәт юлламасында, Дмитрий йөкләнгән бурычны намуслы үти, иптәшләре өчен хәрби һәм сәяси әзерлектә өлге булып тора, дигән сүзләр язылган.

Узган елның язында улларын армиягә озатып, әти-әнисе, яраткан әбисе һәм туганнары Дмитрийның яхшы солдат буласына шикләнмәгәннәр. Хәрби комиссариатта ул үзенең нәкъ менә Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү теләген белдергән, хәтта ике тапкыр парашюттан сикереш тә ясаган, Казанда ике атналык хәрби әзерлек узган.

Ул бала чагыннан ук бик актив, максатчан булган, спорт белән шөгыльләнгән, иҗади сәләтен күрсәткән. 10 яшендә кикбоксинг секциясенә язылган, мавыгып күнекмәләр алган, төрле рангтагы ярышларда призлы урыннар яулаган. 2014 елда ул спортның әлеге төре буенча Татарстан чемпионы булган. Бала чагында да, үсмер вакытында да музыкадан аерылмаган. Ул – Аксубай сәнгать мәктәбенең музыка бүлеген баян классы буенча тәмамлаган.

Ул 2010 елда Казанда Гиннесс рекордын куйган 300 баянчыларның берсе. Дмитрий РФ Кораллы Көчләре сафына киткәнче көллияттә коткаручы һөнәрен үзләштергән. Дүрт ел уку дәверендә Яр Чаллы «Чекес» чуаш ансамбле солисты булып чыгыш ясаган.

– Без Диманың кайтканын түземсезлек белән көтәбез, – дип сөйли солдатның әнисе. – Без улыбызның хәрби бурычын үтәгән өчен лаеклы бәяләмә алуы өчен горурланабыз.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев