Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтчәннәрнең көндәлек хезмәте район үсешенә юнәлдерелгән

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

 

Бу үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тармак үсешенә өлеш кертүче кыр һәм фермалар хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы белгечләре бәйрәме. Әлеге бәйрәм алдыннан без, район агросәнәгать комплексы тармагында эшләр торышы турында белү өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломоновны әңгәмәгә чакырдык.

– Беренче чиратта барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, АПК ветераннарына, тармак хезмәтчәннәренә профессиональлекләре, туган җиргә мәхәббәт һәм көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ел тармак өчен бик уңышлы булмады, 42 муниципаль район гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләр дип танылды. Агымдагы елның аномаль эссе һава торышы, һичшиксез, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлеге күрсәткечләренә йогынты ясамый калмады.

Метеорологлар фаразларыннан чыгып, җәй башыннан ук, аномаль эссе һава торышында һәм дым җитмәү шартларында авыл хуҗалыгы культуралары потенциалын саклап калу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район җитәкчелегенең төп бурычы булды. Шуңа бәйле, 7 июньдә «Волга Селект» ҖЧҖ басуларында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында республика семинар киңәшмәсе узды. Семинар барышында катнашучылар явымтөшем кытлыгы вакытында сабан культураларының уңышын формалаштыру һәм эретмә төеннәрен куллану алымнары турында фикер алыштылар.

Районда «Волга Селект», «Аксу Агро», «Агрораздолье» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эретмә пунктлары куллануга тапшырылды. Мондый аномаль эсселек күзәтелгән елда, яфрактан тукландыру һәм пестицидлы эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыру буенча сизелерлек нәтиҗәләр алу өчен эретмә төеннәр максималь кулланылды. Вегетация чорында чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы өч тапкыр яфрактан тукландыру үткәрелде. Яфрактан тукландыру 47,8 мең гектардан артык мәйданда башкарылды. Бер гектар чәчүлек мәйданына агымдагы ел уңышы өчен 86,2 килограммнан артык минераль ашлама кертелде. 13,1 мең гектар мәйданда тамырдан тукландыру үткәрелде.

Әгәр без югарыда телгә алынган технологик чараларны агротехник срокларда башкармаган булсак, авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күпкә түбән булыр иде.

– Үсемлекчелек буенча нинди нәтиҗәләргә ирештегез?

– Район буенча барлыгы 42680 гектардан бөртеклеләр суктырылган. Бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның уртача уңышы, бөртеккә кукурузны да исәпкә алып, гектардан 18,5 центнер тәшкил итте.

Барлыгы 78933 тонна ашлык суктырып алынды. Агымдагы елда урып-җыю эшләренә үзебездән 70 һәм ягадан 23 комбайн җәлеп ителде. Көн саен 1500 гектардан артык мәйдан суктырылды. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, агымдагы елда игенчеләр 7 июльдә үк уракка төштеләр. Район тарихында мондый хәл беренче тапкыр булгандыр, мөгаен, һәм урак өстенең иртә башлануы озакка истә калачак. Ә инде августның соңгы ункөнлегендә «Актай» һәм «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләү турында хисап тоттылар. Иң күп ашлык суктыру «Аксу Агро»да – барлыгы 34 532 тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Хуҗалык иң зур чәчүлек мәйданнарына ия.

Игорь Шугаев җитәкчелегендәге яңа оешкан «Агрораздолье» предприятиесе иң яхшы уңыш белән аерылып торды. Монда бөртеклеләрнең уртача уңышы, бөртеккә кукурузны исәпкә алып, гектардан 31,6 центнер тәшкил итте.

«Аксубай» АФның (директоры Әсгать Габдуллин) «Майна» бүлекчәсендә көзге игеннәрдән югары уңыш алдылар. Сабан бодае һәм арпа буенча Газыйм Шәрәпов җитәкчелегендә «Аксу Агро» ҖЧҖнең «МЮД» бүлекчәсе игенчеләре яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Башка хуҗалыклар буенча да коры җәй өчен рекордлы уңыш биргән аерым кырлар яисә культуралар бар. Бөртекле культуралар игү белән максатчан шөгыльләнгән район фермерлары арасында Алексей Никитин һәм Фәрит Аюпов КФХларын билгеләп үтәр идем. Алар да шулай ук ашламаларга һәм үсемлекләрне тәрбияләү чараларына минималь чыгымнар тотып, уңыш буенча лаеклы күрсәткечләргә ирештеләр.

Агымдагы ел техник культуралар өчен уңышлырак булды. Рапс 4753 гектар мәйданнан җыеп алынды, майлы культураның тулай җыемы 6 мең тонн тәшкил итте, уртача уңыш гектардан 12,6 центнер. 7161 гектар мәйданда көнбагыш җыеп алуны төгәлләдек. Барлыгы 13232 тонна май орлыгы суктырып алынды, уңыш гектарыннан 18,6 центнер тәшкил итте.

Техник культуралар буенча югары уңыш алуда «Агрораздолье» аерылып торды. Хуҗалыкта көнбагыш уңышы гектардан – 28,6 центнер, рапс уңышы 18,7 центнер тәшкил итте.

– Киләсе ел уңышы өчен нинди эшләр башкарылды?

– Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре 2022 ел уңышы өчен зур эш күләме башкардылар. 14655 гектарда көзге культуралар чәчелде. Сабан культуралары чәчү өчен чәчү мәйданнары әзерләнде. Туфракны төп эшкәртү – 45 400 гектар, туңга сөрү 17 520 гектарда башкарылган. Районда эшкәртелмәгән җирләр калмады диярлек. Минем инвесторларга шундый культура һәм игенчелеккә комплекслы якын килүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Бүген безнең басуларда, заманча комплекслар һәм агрегатлар белән җиһазландырылган югары җитештерүчән чит ил техникасы эшли, алар 1 әйләнештә 5 төрле эшкәртү башкаралар, чәчү өчен элиталы орлыклар һәм үсемлекләрне саклау чаралары кулланыла, үсемлекләрне яфрактан һәм тамырдан тукландыру үткәрелә.

Боларның барысын да бергә туплап, районның үсемлекчелек тармагы алга таба зур адым ясады, дип әйтергә була. Безнең хезмәтчәннәрнең көндәлек хезмәте район үсешенә юнәлдерелгән.

– Терлекчелек тармагы буенча эшләр ничек тора?

Районның товарлыклысөтчелек фермаларында көн саен 66-67 тонна сөт савыла. Бу тармакта да районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекчелек продукциясен нәтиҗәле җитештерүне оештыруга һәм сөт көтүенең продуктлылыгын арттыруга йөз тотып эшлиләр. Бу юнәлештә «Аксу Агро» ҖЧҖ белгечләре зур эш башкардылар. Сөтчелек комплексында бер сыердан 23,7 килограмм сөт савып алалар.

«Сөт» ҖЧҖнең «Чиремшән» бүлегендә дә шулай ук малларны продуктлылык буенча бүлү юлы белән һәм төркемнәр буенча тулы кыйммәтле ашатуны гамәлгә кертеп, сыерларның продуктлылыгын арттырдылар. Ел авыл хуҗалыгы өчен гади булмаса да, кышка азыклар белән проблема булмаска тиеш.

Продуктлылыкны арттыру өчен агымдагы елда югары протеинлы сыйфатлы терлек азыклары әзерләнгән. Бүгенге көндә бер шартлы терлеккә 29,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, ә узган елдан калган терлек азыгы белән тәэмин ителеш 100 проценттан артык тәшкил итә.

Терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагы үзара бәйләнгән. Район фермаларыннан басуларга 1 гектарга 150 тоннадан күбрәк органика чыгарыла, шуның белән туфракның структурасы, кырларның уңдырышы яхшыртыла.

Терлекчелек тармагы белән ныклы шөгыльләнгән КФХларны аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Ильяс Сулейманов ел ахырына кадәр районда 150 баш савым сыерына исәпләнгән беренче роботлаштырылган ферманы эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бүгенге көндә ферма төгәлләнү стадиясендә. Марат Сафин КФХсында 100 баш савым сыеры, 50 баш рус авыр йөк токымлы ат асрала.

Валерий Сапеев КФХсында кошчылык хуҗалыгы оештырылган, анда уннан артык җирле кеше хезмәт куя. Алга таба балык үрчетү һәм 2,4 гектарда җиләк-җимеш бакчасы булдыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев