Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәт министрлыгы майда булачак озын яллар турында искәртте

Апрель азагындагы соңгы эш атнасы ике көнлек кенә була.

 

Май бәйрәмнәрендә Россия халкын озын яллар көтә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловцевка сылтама белән хәбәр итте.

Апрель азагындагы соңгы эш атнасы ике көнлек - 29, 30 апрельдә генә эш көне булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыска булачак.

1 майдан 5 майга кадәр Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителә. 9 майдан 12 майга кадәр Җиңү бәйрәме хөрмәтенә ял көннәре була.

Бәйрәм яллары озын булсын өчен, 5, 6 гыйнвардан, 23 февральдән ял көннәре майга күчерелде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев