Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт күрсәтү сыйфатына бәя бирәләр

    Хәзер аксубайлылар ПФР Идарәсендә белгечләрнең эшне башкару җитезлегенә, һөнәри осталыгына һәм клиентлар белән мөгамәләсенә, процедураларның гадилегенә һәм уңайлылык дәрәҗәсенә бәя бирә алалар.

    Россия Федерациясенең Пенсия Фонды “Сезнең контроль“ дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглау системасына кушылды. Ә ул гражданнар фикере буенча аның территориаль органнары җитәкчеләре эшенә бәя бирү мөмкинлеген ача.

    Бу система фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә тәкъдим ителгән ПФРның төп хезмәтләре сыйфатын бәяләү хокукын бирә.

    ПФР сайтында шулай ук  “Сезнең контроль“ виджеты урнаштырылган, аның аша гражданнар тәкъдим ителгән хезмәтләр сыйфатын бәяләп кенә калмыйча,  ПФР хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлектә үз тәҗрибәләре  турында язма калдыра алалар.

    Бәяне “Сезнең контроль“ порталы аша куярга да,  хөкүмәт органнары сайтлары, дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләрдәге инфоматлар аша СМС-хәбәр ярдәмендә дә куярга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: