Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу

    Аксубайның тагын бер озын гомерле кешесе – Александра Жаркова истәлекле туган көнен билгеләп үтте.

    Үзенең гомер бәйрәмен ул ачык зиһен, яхшы хәтер белән, якыннары янәшәсендә каршы алды. Александра Прокопьевнаның нәселендә озын гомерлеләр булган һәм әлеге генетик факт гаилә әгъзаларында бары тик уңай перспективалар гына тудыра. Александра Жаркова – банк хезмәте ветераны. Аның хезмәт кенәгәсендә – саклык кассасына эшкә алу турындагы бер генә язу бар.

    Бу ерак 1944 елда була. Ул чакта аңа нибары унбиш яшь тула. Яшь, сәләтле кыз зур өметләр тудыра. Ә моңа кадәр ул Яңа Кармәт авылында эшләгән. Банк оешмасы елдан-ел халык өчен кирәкле була бара, аның хезмәтләре дә киңәя. Кешеләр зур сатып алулар ясау өчен, акчаларын кассага салып барырга тырышалар. Өлкән буын кешеләре сөйләгәнчә, һәр өченче кешенең саклык кассасында кертеме була. Хезмәт ияләренең кертемнәре буенча эш итү зур җаваплылык сорый.

    Белгечлек буенча өстәмә белем алу таләп ителә, Александра Прокопьевна ерак Шадринск Курган өлкәсенә укырга керә. Бу вакытта аның гаиләсе, балалары була инде. Авырлыкларга карамастан, укып чыга. Махсус белем алу аңа хезмәт баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге бирә – саклык кассасы баш хисапчысы итеп билгеләнә. Әлеге оешмада кырык ел эшли.

    Гаилә хуҗабикәсе якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп, улы Михаил гаиләсендә гомер итә. Кызы Ольга да Аксубайда яши. Жарковлар гаиләсендә өч онык һәм биш оныкчык. Юбилей көнендә Александра Прокопьевна рәсми котлаулар алды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов ветеранга күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, юбилее уңаеннан матур теләкләрен ирештерде, район исеменнән чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Ветеран районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцевадан, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононовтан ихлас тәбрикләүләр кабул итте. Алар әбекәйгә сәламәтлек теләделәр, биш елдан соң, һичшиксез, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә киләчәкләренә ышандырдылар.

    – Зур рәхмәт, кадерлеләрем, безне, өлкән буын кешеләрен онытмавыгыз өчен, – диде игътибар үзәгендә булган тантана сәбәпчесе. – Ул вакытта безнең тормыш җиңел булмады, әмма ул тулы һәм кызыклы иде. Тормышыгызда барысы да яхшы булсын, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: